Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Фу Янху – аркада 50 метр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150806-23563-5t089u
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 18:57 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында финал йөзеше тәмамланды. Аркада 50 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң әйбәт 8 йөзүче кызы ярышты.

Дөнья чемпионы булып Кытай йөзүчесе Фу Янху билгеләнде, дистанцияне ул 27.11 күрсәткече белән үтте. Аның артыннан финишка бразилияле Этьен Медейрос килде, аның күрсәткече – 27.26. Призлы өчлекне йөзеш җиңүчесенең ватандашы Лю Сян япты, аның күрсәткече – 27.58.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Аркада йөзү, 50 м.

1. Фу Янху (Кытай) - 27.11

2. Этьен Медейрос (Бразилия) - 27.26

3. Лю Сян (Кытай) - 27.58

6  август. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте