Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Эльмира Кәлимуллина: “Һәр кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш”

Large_news_img_2409
06.08.2015, 18:31 Интервью
Россия җырчысы, ТР атказанган артисты, Беренче каналда булган “Голос” музыкаль телевизион шоу финалисты, Россиянең “көмеш тавышы”, шулай ук Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты илчесе – Эльмира Кәлимуллина “Пилигрим” шоуында катнашу аның өчен нинди зур дәрәҗә булуы, нинди спорт төрен бик яратуы һәм җырчының иртәнге ашы спортчыныкыннан нәрсә белән аерылуы турында сөйләде.

- Дөнья чемпионаты Илчесе буларак, сезнең бурычларга нәрсә керә?

- Минем өчен Дөнья чемпионаты Илчесе булу бик зур дәрәҗә – бу яңа баскыч, минем өчен зур җаваплылык. Илче буларак, мин балалар өчен берничә чара оештырдым, аларга су спорт төрләре турында сөйләдем. Минем дәресләремнән соң күп кенә балаларның йөзәргә өйрәнү теләге туганын беләм, димәк, без максатыбызга ирештек! Дөнья чемпионаты - тулаем бер галәм. Мин Республикабыз өчен, шәһәребез өчен бик шатмын, чөнки оештыру эше югары дәрәҗәдә! Көн саен спортчыларның һәм туристларның канәгать йөзләрен күрәм. Әлеге спорт бәйрәмендә катнашуыма сөенәм!

- Сез “Пилигрим” шоуында җырлыйсыз, халыкара дәрәҗәдәге шоу үзәгендә булуы ничегерәк соң?

- Атмосфера бик җылы, ул әлеге шоуның һәр катнашучысын һәм бөтен тамашачыларын берләштерде. Философия һәм фабула да бик үзенчәлекле, чөнки безнең һәрберебез яктылыкка, камиллеккә омтыла. Шуңа күрә шундый масштаблы вакыйгада катнашу минем өчен зур хөрмәт. Минем “Забытые берега” дип исемләнгән эпизодым геройны яктылыкка юнәлтә, һәр кешенең булдыра алмастай нәрсәләргә сәләтле икәнлегенә һәм һәр кешедә бөтен дөньяны яулый алырлык көч барлыгына ышанам мин.

- Әйдәгез, спорт турында сөйләшик. Чемпионат ахырына якынлаша, яраткан спорт төрегез турында сөйләгез әле, кем өчен җан аттыгыз?

- Мин аеруча да синхрон йөзүне һәм хай-дайвингны үз итәм. Синхрон йөзүгә, кызганыч, эләгә алмадым, чөнки “Пилигрим” шоуының репетицияләре иде. Ә хай-дайвинг ярышларына бара алдым – бу хисләр ташкыны, кеше организмының мөмкинлекләре шул дәрәҗәдә чиксез булуына исем китә. Әлеге ярышларда катнашкан һәр спортчыга мин шәхсән медаль өләшеп чыгар идем.

- Үзегезнең тормышыгызда спортка урын бармы?

- Һәр кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш дип уйлым мин. Профессиональ дәрәҗәдә булмаса да, энтузиазм белән. Үз организмыңны тонуста тотарга кирәк, чөнки хәзерге заманда спорттан башка булмый, бик чыдам булырга кирәк.

- Спортчының иртәнге ашы җырчыныкыннан аерыламы?

- Мин һәрвакыт тамак ялгарга яратам, иртән бик ачыккан килеш уянам, ботка, бутерброд, тәмле әйберләр ашыйм. Кайчак ул зыянлы ризык та булгалый, әмма үзеңне куандыра белергә кирәк.

- Россия җыелма командасын очратсагыз, аларга нәрсә теләр идегез?

- Мин бөтен спортчыларга рәхмәт әйтер идем, аларга баш иярлек! Алар башкарган эш – әйтеп бетергесез, бәясе булмаган, колоссаль хезмәт! Мин Россия җыелма командасының көченә һәм куәтенә ышанам. Алга, җиңүләргә таба!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте