Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015: Унбишенче көн

Large_news_rackmultipart20150805-6901-18lua5l
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
07.08.2015, 07:00 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының 15 нче көнендә 6 комплект медаль уйнатылачак. Йөзү ярышларын яратучылар бу кичне 200 метрлы дистанциягә иң тиз йөзүчеләрне беләчәкләр: аркада, брасс һәм ирекле стиль белән йөзү буенча, ә су полосын өстен күрүчеләргә хатын-кызлар арасында чемпион титулын яулаучы мәгълүм булачак.

ДЧ-2015тә йөзү турнирының һәр ярыш көне бу спорт төре җанатарларына  яңа дөнья рекордсменнары исемнәрен алып килә. Бүгенге йөзүләр дә искәрмә  булмас дип ышанабыз. Алар 9:30 сәгатьтә “Казан Арена”  бассейнында башлана. Иртәнге сессия 12:15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.  

Кичен инде стадионда ярымфиналлар һәм финаллар вакыты җитәчәк. 7 августта спорт җәмәгатьчелеге хатын-кызлар арасында – 100 метрга ирекле стиль белән һәм 200 метрга брасс белән йөзү буенча, ә ирләр арасында 200 метрга аркада ялгыз йөзү һәм эстафета буенча һәм дә 200 метрга брасс белән йөзү буенча җиңүчеләр исемнәрен беләчәк. Бу бик мавыктыргыч булачак! Карагыз, 17:32 сәгатьтә башлана.

“Су полосы өчен арена" бассейнындагы финал баталияләре дә мавыктыргыч булырга тиеш, анда хатын-кызлар арасында медалистлар билгеләнәчәк. Бронза матчында Италия һәм Австралия җыелма командалары очрашачак. Ике команда да, алдагы раундта җиңелүгә карамастан, турнирдагы соңгы сүзләрен әйтмәделәр әле. Казанда тик аларга башка шанс кына булмаячак. Искәртәбез, Австралия кызлары АКШ командасыннан җиңелгәннәр иде – 6:8, ә Италиянекеләр пенальти сериясендә генә Голландия кызларына оттырдылар. Юаткыч финал 20:30 сәгатькә куелган. ДЧ-2015нең төп объектлары бер кластерда урнаштырылуны исәпкә алып, су полосыннан йөзүгә барып җитүдә хәтта иң әкрен йөрүче тамашачылар өчен дә кыенлыклар булмас сыман.

Кичке 10да чып-чын финал узачак, анда су полосы буенча өр-яңа дөнья чемпионы билгеле булачак. Испания җыелма командасы үз вәкаләтләрен  биргәннән соң титулның яңа хуҗалары барлыкка киләчәге мәгълүм булды, белгечләр алтынга АКШмы яисә Голландияме күбрәк лаек дигән сорауга яңадан-яңа дәлилләр китерәләр. Бер нәрсәдә аларның фикере уртак – нинди нәтиҗә булса да, ул гадел булачак, бу ике команда да казанлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә калырлык искиткеч тамашалы уен күрсәтте. 22:00 сәгатьтә “Су полосы өчен арена"да старт сиренасы яңгыраячак һәм ул кемнең кем булуын ачып бирәчәк. Инде шуны ачыклыйсы гына калды.   

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте