Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Нин Цзэтао – ирекле стиль белән 100 метр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150806-23566-ys9jt5
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 18:13 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче финал йөзеше тәмамланды. Ирекле стиль белән 100 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң әйбәт 8 йөзүчесе ярышты.

Дөнья чемпионы булып Кытайдан килгән спортчы Нин Цзэтао билгеләнде, дистанцияне ул 47.84 күрсәткече белән үтте. Аның артыннан финишка австралияле Кэмерон Макэвой килде, аның күрсәткече – 47.95. Призлы өчлекне Аргентинадан килгән Федерико Грабич япты, аның күрсәткече - 48.12.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 100 м.

1. Нин Цзэтао (Кытай)  - 47.84

2. Кэмерон Макэвой (Австралия) – 47.95

3. Федерико Грабич (Аргентина) – 48.12

6  август. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте