Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Райан Лохте – 200 метрга комплекслы йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150806-23560-qcunc3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 17:55 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында беренче финал ярышы тәмамланды. 200 метр арага комплекслы йөзү буенча дөньяның иң көчле 8 йөзүчесе ярышты.

Дөнья чемпионы булып америкалы Райан Лохте танылды – аның нәтиҗәсе 1:55.81 секунд. Финишка беренче килгән Лохте артыннан бразилияле Тьяго Перейра килеп җитте, ул 1:56.65 секундлы нәтиҗә күрсәтте. Өченче урын исә Кытай йөзүчесе Шунь Ванга тәтеде.  Аның нәтиҗәсе– 1:56.81 секунд.

Ярыш җиңүчесе өчен бу җиңү көтелмәгән хәл түгел иде, ул инде үзенең медальгә төп дәгъвачылар арасында булырга өметләнүен белдергән иде.

“Стартка чыгар алдыннан мин беркайчан да инде алынган медальләр турында уйламыйм, чөнки инде алар узганда калган. Мин бүгенге көн белән яшәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга тырышам. Шуңа да, көн саен бассейнга килеп, тәнемне эшләргә мәҗбүр итәм. Биредә алтын өчен күпләр көрәшәчәк, мин дә медаль өчен беренче дәгъвачылар арасында булырмын дип өметләнәм”, - дигән иде ул.

ДЧ-2015.Йөзү

Ир-атлар. Комплекс, 200 м.

1. Райан Лохте (АКШ) - 1:55.81

2. Тьяго Перейра (Бразилия) - 1:56.65

3. Шунь Ван (Кытай) - 1:56.81

6  август. Казан. “Казан Арена”

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте