Эвелин Бружер – Франциядән килгән синхрончы ханым, 50-59 яшьлекләр арасындагы ярышларда катнаша. Спорт карьерасын төгәлләгәннән соң да спортчыларны ярышларда катнашырга нәрсә этәрүе турында сөйләде, Россиянең спорт башкаласы булган Казанда булудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
- Үзегезнең спорт карьерагыз турында сөйләмәссез микән?
- Спорттагы карьерам спорт йөзүеннән башланды, синхрон йөзүне үзем өчен 25 яшьтә генә ачтым, шуннан бирле аның белән ныклап шөгыльләнә башладым. Мин, 3 балам булуга да карамастан, хәзер дә йөзәм.
- Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы Дөнья чемпионатында нинди максат белән катнашасыз?
- Бертөрлелектән качасым килә. Миңа Россия ошый, миңа яңа шәһәрләр ачу ошый. Сәяхәт итәргә, яңа кешеләр белән очрашырга яратам. Мин Казанда беренче тапкыр, әмма Россиягә килгәнем бар, Санкт-Петербургта булган идем.
- Сезнең тормышта спорт нинди роль уйный?
- Бик мөһим роль. Мин туктый алмыйм инде. Спорт теләсә кайсы яшьтә дә бик мөһим.
- Хәзер спортка күпме вакытыгызны багышлыйсыз?
- Гадәттә мин атнага ике тапкыр йөзәм, шулай ук ике тапкыр йөгерәм. Ә зарядканы көн дә ясыйм.
- Казанда чыгыш ясаудан ниләр көткән идегез?
- Минем категориядә Чемпионнар күп булганлыктан, ни дә булса әйтергә авырыксынам. Үземне тиешенчә күрсәтергә планлаштырам. Әлбәттә, медаль аласы килгән иде, әмма мин моның никадәр авыр икәнлеген аңлыйм. Әмма мин Казандагы ярышларда катнашуым белән бик бәхетлемен!
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте