Мария Киселева Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының бик якты рухта, вакыйгаларга бай булуын билгеләп китте.
– ФИНА Дөнья чемпионаты Илчесенең гадәти бер көне ничек уза?
– Һәр көн төрлечә. Көн тәртибенә, чараларга һәм вакыйгаларга бәйле ул. Ләкин ул көн һәрвакыт бик мавыктыргыч була.
– Сез ни өчен Илче булырга карар бирдегез?
– Бу минем өчен бик мөһим. Без спортчы булган вакытта, һәрберебезгә бик күп нәрсә бирделәр. Рухи яктан да, физик яктан да, матди яктан да. Без исә шуның барысын да сеңдереп-йотып килдек. Ә хәзер, карьерабызны төгәлләп, башка эшчәнлек белән шөгыльләнә башлагач, без моның барысын да кире кайтарырга, кешеләр белән бүлешергә тиеш кебек тоела миңа. Һәм мин, Илче буларак үз миссиямне, беренче чиратта, әлеге турнирга мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене спортка алып килү өчен, Чемпионатның үзен, Россияне һәм Казан шәһәрен популярлаштыруда күрәм. Бүген үзеңне формада тоту, сәламәт тормыш рәвеше алып бару модада. Спорт массакүләм үсештә, бу монда, Казанда да, Универсиада һәм Дөнья чемпионаты мисалында ачык күренә.
– Сез хәзер ябылу тантанасына артистлар әзерләү белән шөгыльләнәсез, шул тантана турында сөйләгез әле.
– Бернинди серне дә ача алмыйм. Шунысын гына әйтә алам: ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашу безнең өчен зур дәрәҗә һәм горурлык, без йөкләнгән барлык җаваплылыкны да аңлыйбыз һәм максимумда эшлибез. Игорь Крутойның продюсерлык үзәге һәм режиссер Алексей Сечинов белән эшләү бик күңелле. Үз чиратыбызда, программаның безгә кагылган өлешләрен уйлап чыгарабыз һәм гомуми концепциягә туры килерлек, чыннан да матур булырлык итеп төзибез. Иң әһәмиятлесе шунда: без эшләгән номерларның берсенә дә режиссерлык төркеме тарафыннан үзгәреш кертелмәде.
– “Мастерс” категориясе ярышларындагы синхрон йөзүгә мөнәсәбәтегез нинди?
– Кешеләрнең үзен күрсәтергә мөмкинлеге булу дөрес нәрсә дип саныйм мин. “Мастерс” спортчылары ярышларда катнашудан канәгатьлек ала. Әле спортчы булган вакытыбызда, өлкән яшьтәге хатын-кызларның суга сикерү күнегүләре ясаганын күреп, бу яшьтә шуның белән шөгыльләнергә ихтыяр көче, кыюлыклары ничек җитә икән дип гаҗәпләнә идек. Әлеге кешеләр өчен – яшьлегеңне, бөтен тормышыңны багышлаган эш белән шөгыльләнүдән кичергән рәхәтлекне, хис-тойгыларны озайту мөмкинлеге ул, дип саныйм. Су полосы һәм йөзү ярышларында чыгыш ясау мөмкинлеге зур ажиотаж куптарганын беләм. Бу бик шәп, чөнки ул физик активлык һәм сәламәт яшәү рәвеше дә бит әле.
– “Мастерс” категориясендәге ярышларда үзегезгә дә катнашу турында уйлап караганыгыз юкмы?
– Юк, андый уйның башка да килеп караганы юк. Мөгаен, минем ярышларым шулкадәр күп булгандыр, бүгенгә исә нәрсәдә дә булса ярышу теләге калмагандыр. Әлеге азарт, адреналин һәм драйв хисе тормышымның озын бер периодында шундый югары дәрәҗәдә булды ки, бүген минем ярышасым түгел, иҗат итәсем, нәрсәдер булдырасым гына килә.
– Сезнең әле ирешелми калган берәр төрле рекордыгыз бармы?
– Әйтүе бик кыен. Мин ни белән генә шөгыльләнсәм дә, таләпләрне тагын да югарырак күтәрә барам. Бүген исә үзем хәзер шөгыльләнгән өлкәләрдә максат-бурычларым һәм хыялларым бар, шул исәптән инде 12 ел эш алып бара торган су спектакльләрендә дә, 6 ел шөгыльләнә торган синхрон йөзү буенча спорт мәктәбендә дә. Тик беренче урында, әлбәттә, гаиләм һәм балаларым.
– Оештыручы яки Илче ролендә спорт проектларында катнашуга бәйле киләчәккә планнарыгыз ниндирәк?
– Без төрле чараларда, шул исәптән спорт чараларында да шактый еш катнашабыз. Без яңа проектларга һәрвакыт шат кына, бик теләп алга барабыз һәм һөнәри осталык ягыннан үсәргә омтылабыз.
– Казандагы Чемпионатның оештырылуы турында ни әйтерсез?
– Һәрнәрсә иң югары дәрәҗәдә, бу инде Универсиада уздырылган вакытта ук аңлашыла иде. Мин бу Чемпионатның мондый ярышлар үткәрелү тарихында иң яхшысы буларак, әнә шул тарихка кереп калачагына ышанам. Бу минем фикерем генә түгел, монда эшләүче кешеләрнең дә, ФИНА президентының да фикере. Мин бик күп турнирларда булдым, чагыштырырлыгым бар. Мин Россия белән горурланам!
Искә төшереп китик, Мария Киселева – Россиянең атаклы синхрон йөзү остасы, атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, тугыз тапкыр Европа чемпионы, күп тапкыр Дөнья һәм Европа кубогы иясе, күп тапкыр Россия чемпионы, телевизион алып баручы, актриса, су тамашалары авторы. “2013 елгы Универсиада илчеләре” программасында катнашты, хәзер ДЧ-2015 Илчесе дә булып тора.
Никита Колпаков