Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сунь Ян: “Безнең максат – йөзүдә өстенлекле илгә әйләнү”

Large_news_rackmultipart20150805-7011-hw6rtf
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 20:58 Спорт
Кытай җыелма командасыннан 2 тапкыр Олимпия чемпионы Сунь Ян бүген ирекле стиль белән 800 метрга йөзү ярышында чираттагы алтын медален алды. Казанда узучы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында беренче алтын медален ул ирекле стиль белән 400 метрга йөзү ярышында алган иде, аннан соң ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә көмеш медальгә дә ия булган иде.

“Алтын медаль алуыма бик шатмын һәм Шанхайдагы кебек үк дистанциядә җиңә алуыма бик сөенәм. Бу дистанциядә бару авыр булды – бик күренекле спортчылар белн ярыштым бит. Гомумән, хәзер йөзүдә сәләтле яшь спортчылар күп, иң беренче чиратта Италия спортчысын әйтеп китәсе килә, аның белән ярышу авыр булды. Ярышларга әзерлек тә җиңел генә бирелми – бу бик авыр хезмәт. Өйрәнүләр бик интенсив уза. Мин заманыбызның иң яхшы йөзүчеләренә, шул исәптән Катинка Хоссуга игътибар юнәлтергә телим  - миңа аның өйрәнүләргә мөнәсәбәте ошый һәм ул минем өчен яхшы үрнәк булып тора. Үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны күрсәтер өчен үз мөмкинлекләрем максимумында эшләргә тырышам”, - дип белдерде чемпион.

Йөзүче сүзләренә караганда, Шанхайдагы ярышлар бик мөһим старт булып торган. Сунь Ян журналистларга төрле шәһәрләрдә чыгышлар ясарга яратканлыгы, әмма Шанхайда булганда кичергән мизгелләре аның белән гомер азагынача калачагы турында сөйләде. Ян ФИНАга Дөнья чемпионатын нәкъ менә Кытайның иң эре шәһәрләренең берсендә уздыру турында уйланырга кирәк дип саный.

Спортчы шулай ук йөзүдә җиңүләр Кытай җыелма командасына бик җиңел генә бирелмәгәнлеген дә әйтеп узды.

“Европа спортчылары белән ярышу, Кытай җыелма командасындагы спортчыларга да, шәхсән миңа да бик авыр. Без стартка бербөтен команда булып килергә тырышабыз, чөнки без – профессионаллар. Сайлап алу раундында, ярымфиналда һәм финалда бик көчле көндәшлеккә юлыктык, әмма без моңа әзер идек. Иртәгә һәм алдагы көннәрдә яхшырак нәтиҗәләр күрсәтербез дип ышанам. Безнең бурыч – йөзүдә өстенлекле илгә әйләнү, Европадан һәм Америкадан булган спортчылар белән уңышы ярышу”, - дип белдерде Сунь Ян.

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте