Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ласло Чех: “10 ел узгач алтын алу – бу искиткеч!”

Large_news_rackmultipart20150805-6901-lhzwf3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 20:36 Спорт
Баттерфляй стиле белән 200 метр арага йөзүдә Дөнья чемпионы булган Ласло Чех финишка 1:53.48 нәтиҗәсе белән килде. Бу аның Казандагы Дөнья чемпионатында икенче медале – кичә ул баттерфляй стиле белән 50 метрга йөзүдә бронзаны поляк Конрад Чернак белән бүлешкән иде. 5 тапкыр Олимпия чемпионы үзенә җиңү китергән бу дистанцияне нинди хис-тойгылар белән тәмамлавын сөйләде.

“Мин финалда булуыма һәм җиңүемә шат. Бу йөзү бик авыр булды, әмма мин нәтиҗәгә шат. 10 ел узгач алтын алу – бу искиткеч! Җиңү Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага таба яхшы омтылыш. Әзерлеккә килгәндә исә, гыйнвар аенда мин яңа тренерга күчтем һәм без әзерлекнең яңа алымнарын сайларга булдык. Йөзәргә керешкәнче үк, без техникага игътибар бирдек һәм финалдагы тактиканы сайладык. Тренер миңа салкын канлылыкны  саклап калырга кушты, мин бик тиз яисә бик әкрен старт алмаска тиеш идем. Моннан тыш, миңа Чад Ле Кло ничек барганны күзәтергә кирәк иде. Мин борчылмыйм кебек күренгәндер, бәлки. Эчтән дулкынландым инде, әмма, минемчә, старт алдыннан нервлану – гадәти хәл. Бу бар да тырыш хезмәт нәтиҗәсе – физик яктан да, психологик яктан да тынычлык саклау. Йөзәргә берничә сәгать кала мин нервлана башладым, шулай да эчке бер тынычлык таптым һәм җиңеп чыктым”, - диде йөзүче.

50 метр Ласло өчен бик кыска дистанция булып тоелган, әмма ул барыбер   бронзага шат.

“Медаль алу бик шәп! Бу миңа ышаныч өстәде. Мин бик тиз йөзүемне, көчем  җитүне һәм иң яхшы нәтиҗәләр өчен көрәшергә әзер булуымны аңладым. Бу миңа җиңәргә ярдәм итте. Без үзебездә - Венгриядә баттерфляй стилен һәм ирекле стильне бик тырышып әзерләдек, бик зур дистанцияләр узабыз – бу яхшы формада калырга ярдәм итә. Башка спортчыларга килгәндә исә, мин көндәшләргә игътибар итмим, үз максатымны гына уйларга тырышам”, - диде Чех.

Ласло фикеренчә, идеаль спортчы – табигый талантка ия кеше һәм ул тырышып хезмәт итә. Йөзүче үзе белдергәнчә, аның яшендә һаман саен юлда булу авыр, ә өйдә аның зур гаиләсе һәм аны көтеп торучы дуслары. Барлык ярышларда да катнашу аның өчен гади генә түгел – бу зур хезмәт, чөнки чемпион өчен иң яхшысы – Дөнья Кубогының берничә этабында чыгыш ясау.

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте