Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кушма катнаш эстафетада 4х100 дистанциягә йөзү буенча Бөекбритания җыелма командасы алтын медаль алды

Large_news_rackmultipart20150805-26602-jm1f40
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 19:34 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бүгенге көннең соңгы финал йөзеше төгәлләнде. 4х100 кушма микст эстафетада планетаның иң әйбәт 8 җыелма командалары ярышты.

Британиялеләр иң көчлеләр булдылар - аларның күрсәткече 3:41.71. Әлеге күрсәткеч белән алтынны яулап кына калмадылар, ә дөнья рекордын да яңарттылар. Алар артыннан финишка Америка командасы килде, аларның күрсәткече - 3:43.27. Призлы өчлекне немец җыелма командасы япты, алар дистанцияне 3:44.13 күрсәткече белән үттеләр.

ДЧ-2015. Йөзү

4х100 кушма эстафета, микст.

1. Бөекбритания - 3:41.71

2. АКШ - 3:43.27

3. Германия - 3:44.13

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте