Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сунь Ян – ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150805-6906-hmtoys
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 19:19 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында дүртенче финал йөзеше тәмамланды. 800 мертлы дистанциягә ирекле стиль белән йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчысы ярышты.

Бу дистанциягә йөзүдә агымдагы Чемпионаттан тамашачыларга инде таныш булган Кытай йөзүчесе Сунь Ян, 7:39.96 нәтиҗә белән, финишка беренче килде. Аның артыннан финишка италияле Грегорио Палтриньери килеп җитте, аның нәтиҗәсе - 7:40.81. Бронза исә австралияле йөзүче, 7:44.02 секундлы нәтиҗә күрсәткән Мэк Хортонга булды.

Искәртеп узыйк, йөзү буенча ярышларның беренче көнендә үк Сунь Ян ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә алтын медальгә ия булган иде. Бу алтын медаль янына тагын ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә алынган көмеш медаль дә килеп кушылган иде.

“Хыялым бу турнирда алтын алу иде, ул ярышларның беренче көнендә үк тормышка ашты. Хәзер без - тәҗрибәле йөзүчеләр алдында торган бурычлар арта һәм катлаулана  бара, чөнки бик күп яңадан-яңа яшь спортчылар килә. Әмма, шуңа да карамастан, мин эшлим, тырышам, үземнең тренерыма миңа иң яхшы булып калуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәм. Рекордмы? Рекорд куясым бик килә. Минемчә, Олимпиада алдыннан үз-үземә әйбәт максат куйганмын”, – диде журналистларга Сунь Ян.  

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 800 м.

1.  Сунь Ян (Кытай) - 7:39.96

2. Грегорио Палтриньери (Италия) - 7:40.81

3.  Мэк Хортон (Австралия) - 7:44.02

5 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте