Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Адам Пити – брасс белән 50 метрга йөзүдә Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150805-26585-1c72fen
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 18:29 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче финал йөзеше тәмамланды. Брасс белән 50 метрга йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 йөзүчесе көч сынашты.

Бу дистанциядә Дөнья чемпионы булып британияле Адам Пити танылды – аның финишка килү нәтиҗәсе  - 26.51 секунд.  Аның артыннан финишка Көньяк Африка Республикасы спортчысы Кэмерон Ван дер Бург килде, аның нәтиҗәсе -  26.66.  Бронза исә америкалы Кевин Кордеска булды  – аның вакыты – 26.86с.

Сүз уңаеннан, Адам Пити инде агымдагы Дөнья чемпионатында бер тапкыр балкыган иде – брасс белән 100 метрга йөзүдә алтын медаль иясе булды ул. Ул йөзештән соңгы матбугат конференциясендә Адам журналистларга аңа трибуналарның көч биреп торуы җиңәргә булышканлыгы турында белдергән иде.

“Бу минем өчен яңа тәҗрибә. Элегрәк бер дә мондый күп халык алдында чыгыш ясагынм юк иде. Бу беренче өлештә бераз йогынты ясады, мин акрынрак йөздем, әмма аннары үземне җыеп, җиңүгә ирешә алдым. Казан тамашачылары мине җиңүгә дәртләндерделәр”, - диде Дөнья чемпионы Адам Пити.

 

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Брасс, 50 м.

1. Адам Пити (Бөекбритания) - 26.51

2. Кэмерон Ван дер Бург (Көньяк Африка Республикасы) - 26.66

3. Кевин Кордес (АКШ) - 26.86

 

5 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте