Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Ледеки - ирекле стиль белән 200 метр арага йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150805-27917-dek0js
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 18:18 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче финал йөзүе тәмамланды. Ирекле стиль белән 200 метр арага йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчы кызы ярышты.

Бу дистанциядә тамашачыларга агымдагы Чемпионаттан таныш америкалы Кэти Ледеки алтын медаль яулады, ул, 1:55.16 вакыт күрсәтеп, тагын беренче килде. Аннан соң Италия кызы Федерика Пеллегрини финишка килеп җитте, аның нәтиҗәсе - 1:55.32. Призерлар өчлеген тагын бер атаклы америкалы Мисси Франклин төгәлләде, ул дистанцияне 1:55.49 нәтиҗәсе белән йөзеп чыкты.

Бронза призеры күптән түгел журналистларга, бүләкләүләр өчен түгел, үз күрсәткечләремне яхшырту өчен йөзәм, дип белдергән иде.

“Мин рекордлар куям дип йөзмим, ә кичәгедән тизрәк булу өчен йөзәм. Шуңа күрә бу эшне дәвам итәргә кирәк”, - диде Мисси Франклин.

Ә менә аның ватандашы Кэти Ледеки ДЧ-2015тә ике алтын медале белән истә калып өлгерде инде. Кичә америкалы пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән иде, ул ирекле стиль белән 1500 метр арага йөзүдә алтын алды. Моннан тыш, ул ирекле стиль белән 200 метрга ярымфинал йөзүендә катнашырга көч тапты – кичә генә әле Кэти, арыганга күрә, максималь нәтиҗә күрсәтә алмаган иде, ә бүген исә ул барлык көндәшләрен узып китте, менә өченче мәртәбә ДЧ-2015тә Дөнья чемпионы булды.   

“Йөзеп килгәннән соң аякларым мармелад кебек, кулларым да авырта. Әмма дистанциядә җиңү шатлыгы боларның барысын да арткы планга күчерә”, – дигән иде кичә Кэти Ледеки.     

 

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Ирекле стиль, 200 м.

1. Кэти Ледеки (АКШ) - 1:55.16

2. Федерика Пеллегрини (Италия) - 1:55.32

3. Мисси Франклин (АКШ) - 1:55.49 

 

5 август. Казан. “Казан Арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте