Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ласло Чех – баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150804-10826-liddxp
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
05.08.2015, 18:02 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче финал йөзеше төгәлләнде. Баттерфляй белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча дөньяның иң әйбәт 8 йөзүчесе ярышты.

Дөнья чемпионы булып венгр Ласло Чех калды – финалга ул 1:53.48 күрсәткече белән беренче булып килде. Аның җиңүе яңалык булмады – Ласло Чех биш тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкыр Дөнья чемпионатлары призеры. Аның артыннан финишка Көньяк Африка Республикасы спортчысы Чад ле Кло килде, аның күрсәткече – 1:53.68. Бронзаны Польша йөзүчесе Ян Свитковски яулады – ул күрсәткән вакыт – 1:54.10.  

 

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Баттерфляй, 200 м.

1. Ласло Чех (Венгрия) - 1:53.48

2. Чад ле Кло (Көньяк Африка Республикасы) - 1:53.68

3. Ян Свитковски (Польша) - 1:54.10

 

5 август. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте