Кичә иң яхшы волонтерларны Россия синхрончысы, өч тапкыр Олимпия чемпионы һәм 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе Мария Киселева котлады. Бу спортчы волонтерларның Чемпионатны оештыруга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Үз теләге белән ярдәм итүчеләрнең һәрберсе Паркның төп сәхнәсенә менәргә һәм “Көннең иң яхшы волонтеры” исеменә лаек булырга хыяллана.
“Казансу” спорт объекты волонтеры Арслан Хәмитов эштә иң мөһиме итеп кешеләргә карата ачык йөзле булуны атады: “Чемпионатка волонтер керткән өлеш – бу яшәү, шатлык һәм ачык йөз. Мин бу хисләрне үземдә мөмкин кадәр булдырырга һәм спортчыларга дәрт-дәрман өстәргә тырышам. Спортчылар белән болай кара-каршы аралашу бик күңелле – ул сиңа энергия бирә”.
Тагын бер “Көн герое” Валерия Кузнецова шулай ук “Казансу”да эшли. Ул көн саен аккредитацияләнгән журналистларга булыша. Аның фикеренчә, волонтерларга яңа танышулар һәм эштәге мөмкинлекләр куәт бирә: “Мин волонтерлык белән шөгыльләнгәндә һәрвакыт бик күп кешеләр белән танышам, алар да шундый ук актив һәм ачык йөзле, бу һәрчак кызыклы. Иң яхшы волонтер булу өчен актив булырга, һәм, мөгаен, еш елмаерга кирәктер”.
Волонтерларны котлауны ФИНА паркына килгән һәркем күрә ала – көн саен иң яхшы волонтерларны төп сәхнәдә бүләклиләр һәм аларга ДЧ-2015 талисманнары – Итил һәм Алсу рәвешендәге уенчыклар бүләк итәләр.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте