Губерниев белән селфи – волонтерлар белән очрашуга йомгак булды. Күренекле комментатор белән фотога төшәлми калганнар өчен телевидение алып баручысы белдергәнчә, ул якын көннәрдә, һичшиксез, тагын бер кат волонтерлар штабына киләчәк, аңа егетләр һәм кызлар белән аралашу бик ошаган.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитетының матбугат хезмәте журналистларына да спорт эксперты белән аралашу мөмкин булды.
- Сез турнирга комментарийлар биргәндә кем җиңәсен алдан белә аласызмы?
- Ставкалар беркайчан да ясамыйм, кем җиңәсен беркайчан да белмим, спортта алдан бернәрсә дә белеп булмый.
- Сез спортны бик әйбәт аңлыйсыз. Арбитр булырга теләгәнегез юкмы?
- Беркайчан да арбитр буласым килмәде. Һәркемнең үз һөнәре.
- Сез эфир алдыннан үзегезне хис-тойгылар ягыннан ничек әзерлисез?
- Минем бернинди дә яшерен чараларым юк. Иң мөһиме – яхшы ашарга һәм йокларга һәм, билгеле инде, яхшы эшләргә.
- Сез турыдан-туры трансляцияләр вакытында нинди кыенлыкларга тап буласыз?
- Кайвакыт сигнал өзелеп китә яисә элемтә юкка чыга – бу шундый техник хәлләр инде. Шуңа күрә бар нәрсәгә әзер булырга кирәк, кайчак, сурәтне күрмичә генә, радио аша комментарийлар бирергә туры килә. Спорт комментаторы моңа әзер булып торырга тиеш. Бу көтелмәгән нәрсә булырга тиеш түгел.
- Россия җыелма командасының гомуми зачетта алга чыгарга шанслары бармы?
- Мин фаразлар кылмыйм, чөнки яхшы илләр бик күп.
- Чемпионатта Сезнең өчен кем ачыш булды?
- Бездә шундый күп яшьләр! Рылов, Красных, алар финалда йөзәчәкләр. Настя Песиковага мөнәсәбәтем бик әйбәт. Барысына да көч биреп торам!
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте