- Алазин, сез ДЧ-2015нең иң яшь катнашучысы икәнегезне беләсезме?
- Әйе, һәм моны тою бик рәхәт.
- Бу яшегездә Дөнья чемпионатына ничек сайлана алдыгыз соң?
- Барысы да җиңел аңлатыла: мин Бәһрәйн җыелма командасының иң тиз йөзүчесе (көлә).
- ???
- Квалификациядә сайлап алуда мин барлык көндәшләремнән дә тизрәк булып чыктым. Олы кызлар бар идеме дисезме? Әйе, әлбәттә. Әмма анда эләгү өчен миңа башта дистанциядәге бөтен яшьтәшләремне узарга туры килде.
- ДЧ-2015тә үз алдыгызга нинди максат куясыз?
- Хәзер минем өчен иң мөһиме –ярыш тәҗрибәсен иң югары дәрәҗәдә туплау. Шулай ук танылган Олимпия чемпионнарының техникасын күзәтү һәм, бәлки, аларның арсеналыннан үземә файдалы булган берничә алымны да үзләштерү.
- Әллә Казанга җиңү хыялы белән килмәдегез инде?
- Күз күрер (елмая). Әмма моның өчен иң әбәт вакытны күрсәтергә кирәк булачак.
- Кайсы дисциплиналарда катнашырга уйлыйсыз?
- Мин 50 метрда ирекле стиль һәм баттерфляй белән чыгыш ясаячакмын.
- Сезнең карашка, бу дисциплинада көндәшләрегез кем булырга мөмкин?
– Беркемне дә аерып әйтмәс идем, ник дигәндә, көндәшләр барысы да көчлеләр. Үзегез дә аңлыйсыздыр, Дөнья чемпионатында көчлеләр генә катнаша. Кем җиңәрме? Дистанцияне башкалардан тизрәк йөзеп узучы җиңәчәк (елмая).
– Зур турнирларда катнашу тәҗрибәгез булмавы финалга бару юлында киртә булмас микән?
– Булмаска тиеш. Мин бит кичә генә йөзә башлаган кеше түгел, халыкара масштабтагыларда булмаса да, элегрәк тә турнирларда катнашканым булды. Мин беркемнән дә курыкмыйм!
– Ватаныгызда өйрәнүләр ничек уза?
– Бәһрәйндә без йөзү белән атнага 5 тапкыр: иртән һәм кичен шөгыльләнәбез.
– Шундый тыгыз графикны белем алу белән берләштерә аласызмы?
– Моның әлегә миңа уңайсызлык тудырганы юк. Уку да, йөзү дә канәгатьлек бирә. Мәктәптә иң яраткан фәнем - математика.
– Сезнең ДЧ-2015кә баруыгызга сыйныфташларыгызның мөнәсәбәте нинди булды?
– Алар әле минем Казанга сәяхәтем турында белмиләрдер дә. Киткәнче мин аларга бу турыда әйтергә өлгермәдем. Илемә кайткач, монда күргәннәремне аларга сөйләрмен, билгеле. Кемдер мине телевизордан да күрергә мөмкин әле.
– Алайса, аларга сөйләр өчен шәһәр турында күбрәк хатирәләр тупларга кирәк икән...
– Расписаниемә шәһәр буенча сәяхәтне керттем. Җирле Аквапаркка бик барасым килә. Аны автобус тәрәзәсеннән күреп калдым.
– Алазин, җавапларыгызга караганда, Сез бик батыр кыз. Әти-әниләрегез кемнәр?
– Әнием – укытучы, әтием – элек профессиональ йөзүче булган. Безнең йөзүдә гаилә династиясе дисәң дә була, кече сеңлем шулай ук йөзү белән шөгыльләнә.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте