Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Цю Бо: "Спорт дөньясыннан китү уем да бар иде"

Large_news_rackmultipart20150802-5621-1ymkhcm
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 21:42 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларындагы суга сикерү ярышларының соңгы финалында киеренке көрәш нәтиҗәсендә Кытай спортчысы җиңү яулады. Ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерү ярышларында җиңүче булды ул.

 "Кәефем бик шәп, бүгенге нәтиҗәләр белән канәгатьмен. Көч биреп торганнары өчен тамашачыларга рәхмәт белдерәм. Бүген бик яхшы финал булды. Ярышларда атмосфера да әйбәт иде. 2002 елда спорт дөньясыннан китү турында уем бар иде, ләкин нәкъ менә туганнарымның һәм җыелма команданың ярдәме тиде. Мин кыенлыкларны җиңеп чыгып, спорт белән шөгыльләнүемне дәвам иттем", — диде журналистларга Цю Бо.

Чемпион журналистларга һәр сикерештән соң музыка тыңлавы турында да сөйләде.

"Дулкынлануны җиңү өчен яхшы ысул, чит нәрсәләргә игътибар итмәскә булыша ул", – дип аңлатты суга сикерү остасы.

Олимпия уеннарында Цю Бо тагын да яхшырак чыгыш ясарга тели

Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы Дэвид Будайя беренчел раундта җиңү яулаган иде, тик финалда чемпионга 30 балл чамасы оттырып, көмеш медаль генә алды.

"Бөтен ярышларны күзәтеп бармавымны таныйм, ләкин һавада ниндидер киеренкелек барлыгын сизәм. Финалда кайсыдыр сикереш күнегүен уңышсыз башкару — рөхсәт ителми торган нәрсә. Без барыбыз да бик матур чыгыш ясадык. Үз ягымнан исә АКШ командасын лаеклы күрсәтә алганым өчен сөенәм. Финалга чыккан һәркем мактауга лаек! Миннән инде берничә тапкыр ярымфинал турында сорадылар. Дөнья нәтиҗәләре буенча 5 нче урын алай ук начар түгел инде ул. Һәм гомумән, сайлап алу этабы һәм ярымфинал нәтиҗәләренең чынлыкта бернинди әһәмияте дә юк. Мин бу турыда белеп, бүгенге ярышка "барысы да нульдән башлана, без барыбыз да бертигез шартларда" дигән уй белән килдем. Мин алдан билгеләнгән сикерешләрнең тәртибен үзгәрттем һәм бу уңышлы адым булып чыкты", — дип белдерде Дэвид матбугат конференциясендә.

Спортчы кич буе телефонны кулдан төшермәвен, туганнарыннан бик күп хат-хәбәрләр алуын, хатынын һәм кызын бик сагынуын да искә алды, ләкин, үзе әйткәнчә, эш эш инде ул — аның урыны хәзер монда иде. Медаль планына бәйле рәвештә Олимпия чемпионы үз дигәнендә нык торучан булуы һәм һәрвакыт җиңәргә теләве турында сөйләде.

"Үземнең 6 сикереш мөмкинлегем бар икәнен һәм аларны булдыра алуым турында белә идем. Бәлки, бүген барысы да тиешенчә булып чыкмагандыр да, мин 2 нче урын алдым, ләкин үземнең мөмкинлекләремне 100 процент файдаландым. Риога кадәр вакыт бар әле, без эшләргә өлгерәбез", — дип аңлатып узды АКШ спортчысы.

Командалар арасындагы ярышта Ребекка Галантри белән бергә җиңү яулап, Томас Дэйли үз исемен Казандагы Дөнья чемпионаты тарихына кертергә өлгергән иде инде. Гомумән, ул бу сезондагы чыгышы белән канәгать.

 "Бик мавыктыргыч ярышлар булды. Барысы да шулай төгәлләнгәнгә мин бәхетле. Минем икенче сикереш күнегүе бик уңышлы булмады — уртача 6,5 балл — бу минем яңа сикереш төре иде һәм аны шомартырга, эшкәртергә һәм тиешле дәрәҗәгә кадәр камилләштерергә кирәклеген аңлыйм, бу мәсьәләдә тренер белән инде ярышлардан соң сөйләштек. Спорт спорт инде ул. Эшне дәвам итәргә, көрәшне дәвам итәргә кирәк — соңгы раундта ни буласын һичкайчан белмисең. Соңгы сикерештә мексикалы көндәшем бик шәп баллар алды, мин аннан яхшырак чыгыш ясарга тиеш икәнлегемне белә идем", — дип сөйләде Бөекбритания спортчысы.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте