Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Цю Бо – 10 метрлы каланчадан сикерү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150802-5584-mdiljd
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 20:50 Спорт
Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында суга сикерү буенча соңгы биеклекне алдылар. Әлеге дисциплина Казан трибуналарында шау-шу уятты. Финалда Кытай спортчысы 587 балл туплады һәм ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан иң әйбәт сикерүче булып билгеләнде.

Ярымфинал нәтиҗәләре буенча, беренче урында Олимпия уеннары призеры, суга сикерүче Цю Бо барды (577, 00 балл). 40ка якын балл белән аннан җелма команда буенча коллегасы калышты. Бронза медальне британияле Томас Дэйли алды, Казанда ул партнеры белән микстта команда ярышларында беренче урынны яулаган иде.

12 финалга чыгучы арасында каланчадан сикерүдә тәҗрибәле спортчылар билгеләнгән иде: америкалы Дэвид Будайя, немец Саша Кляйн, автралияле Домоник Бэдггуд. Россия, Мексика һәм Кытайдан икешәр спортчы катнашты. Катлаулылык буенча иң югары коэффициентны (4.1) ике сикерүче сайлады - Иван Гарсия Наварро һәм Ян Цзянь.

99 баллдан башлап һәм 1 нче урында төпләнеп, Будайя шунда ук үзен күрсәтте. Лидер күрсәткеченә Цю Бо һәм Ян Цзянь да якынлашты. Америка спортчысының үз-үзенә ышанычы юктан гына түгел - Лондонда Олимпия чемпоны булган Будайя алдан сайлап алу раундында беренче булды һәм, журналистларга сөйләве буенча, Пекинда үткән Олимпиададагы уңышсызлыгыннан соң медаль һәм танылу турында түгел, ә ярышларның процессы турында күбрәк уйлый башлаган. Америка спортчысын 2гә якын баллга узып, финалның уртасында Цю Бо алга чыкты. Франция сикерүчесе рейтингның өченче урынын алды, әмма бераздан үз позициясен британиялы Томас Дэйлига калдырды. Соңгы сикерү алдыннан Будайя Цю Бо күрсәткеченә якынайды, бер үк күрсәткеч белән Дэйли һәм Гарсия артта калдылар. Пьедесталдагы җыелма командаларның соңгы составы бөтен этаплар барышында спортчыларның чыгыш ясау нәтиҗәсен билгеләде.

ДЧ-2015. Суга сикерү

Ир-атлар. Каланча, 10 м.

1. Цю Бо (Кытай) –587.00

2. Дэвид Будайя (АКШ) – 560.20

3. Томас Дэйли (Бөекбритания) – 537.95

2 август. Казан. Су спорт төрләре сарае

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте