Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ванг Хан: “Сикергән чакта без куелган бәяләргә карамыйбыз”

Large_news_rackmultipart20150802-18411-1oie7n2
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 17:45 Спорт
Суга сикерү ярышларының соңгы көнендә 3 метрлы трамплиннан сикерүдә микст-дуэтлар ярышында Кытай пары - Ян Хао һәм Ванг Хан алтын медаль ияләре булдылар. Канада дуэты көмеш медаль, ә бронзаны Италия дуэты алды.

“Беренче тапкыр Дөнья чемпионы булганлыктан, бик дулкынланам. Барысына да, бигрәк тә бергә сикергән иптәшем Ванг Ханга, миннән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк булган “сеңлемә” рәхмәт әйтәсем килә, аның ярдәмендә мин дулкынлануны тыя алдым һәм бернинди дә басым сизмәдем”, - дип белдерде журналистларга Ян Хао -  Кытай җыелма командасы күгендә кабынган яңа спорт “йолдызы”.

“Болай караганда, сикерүләр вакытында без таблодагы бәяләмәләргә карамыйбыз, бу безнең психологик халәткә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Безнең өчен иң мөһиме – һәр хәрәкәтне идеалга җиткерү, бәяләргә карап тормау. Соңгы сикерешне ясаганнан соң без алтынның инде кулда икәнлеген белдек, аңа кадәр үз балларыбыз турында белмәгән дә идек. Беренче раундтан алган тойгылар буенча мин үзебезне җиңелгәнбездер дип уйлаган идем”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Кытай кызы Ванг Хан. Ул шулай ук Дөнья чемпионатында беренче кат чыгыш ясады.

 "Безнең өчен бу бик сәер көн булды – әле шәхси сикерешләрдән соң да катнаш тойгылар калган иде. Соңгы 3 сикереш барыннан да яхшырак килеп чыктылар. Алга таба, үз нәтиҗәләребезне раслау һәм үстерү өчен,тагын да зуррак тырышлык куеп шөгыльләнергә кирәк булачак”, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты канадалы Франсуа Имба-Дулак.

“Франсуа мине кичәге сикерүләрдән соң бик нык тынычландырды. Ул минем кәефне ничек күтәрергә кирәклеген белә. Уңышсызлык артта калды. Бүген иртән уянып, елмаерга авыр булды, әмма минем артта минем командам – гаиләм дияргә дә була. Франсуа минем күзләрдә яшь – кичәге чыгыштан һәм күпсанлы өйрәнүләрдән соңгы күз яшьләрен күрде. Әмма ул миңа тынычланырга булышты, шуңа да мин чыгышны тиешле нотада тәмамлый алдым”, - дип аңлатып узды көмеш медаль иясе Дженнифер Абель. Канада кызы сүзләренә караганда, 3.4 катлаулылык коэффициентлы сикереш (аннан тыш мондый катлаулылыктагы сикерешне Австралия кызы Мэддисон Кини да сайлаган иде) ул шәхси сикерешләрдәге уңышсызлыгын төзәтер өчен генә башкармаган. Дженнифер моның өчен үзен, трамплинда берникадәр дулкынлану кичерсә дә, яхшы ук көчле дип саный. Спортчы кыз соңгы сикерешен югары нотада тәмамларга теләгән иде.

 “2 медаль алганнан соң үзеңне җыеп алырга һәм фокуста калырга ничек авыр булуын беләм мин. Алда ирешкән уңышларына карамастан, үзенә җиңел суларга ирек бирмичә, ярышларны тиешенчә дәвам итә алганы өчен Таняга һәм Казанга рәхмәт”, - диде Италия суга сикерүчесе Майкл Верзотто.

 “Мин нәтиҗәдән канәгать. Партнерым белән бер-беребезне 20 ел беләбез, балачактан бирле бер бассейнга йөрдек. Майкл – беренче чиратта каланчадан сикерүче, трамплинга тиз арада күнегү ярыйсы ук авыр. Мин аңа яхшы пар булганы өчен рәхмәтле. Минем өчен бу иң яхшы Дөнья чемпионатларының берсе, мин инде өченче медалемне яуладым. Бу мин катнашкан дөнья чемпионатлары арасындагы иң яхшы күрсәткеч әле”, - дип белдерде шатлыгы ташып торган Италия кызы  Таня Каньотто.

Журналистларга, билгеле, микст-дуэтларны нинди киләчәк көткәнлеген белү дә бик кызык иде.

Ү"зеңә туры килә торган партнерны табу бик катлаулы, физиологик яктан ир-ат белән хатын-кыз бик төрлеләр бит – монда каланчадан килгән һәм трамплиннан артык нык ышанычсыз сикерә торган сикерүче егетне яки бик биек сикерә торган (мисалга, Дженнифер кебек – ул ир-атлар кебек сикерә ала) кызны табу шарт. Шулай булгач, парларны бик җентекләп сайларга кирәк. Ничек кенә булмасын, безнең бик матур ярыш килеп чыкты. Мин Олимпия уеннарында микст-дуэтларда чыгыш ясар идем, ник ясамаска ди? Җитмәсә, монда артык көчле басым да юк – кешеләр әле спортның бу төренә күнегеп кенә киләләр. Елмаеп чыгыш ясау бик рәхәт”, - диде Каньотто.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте