Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Светлана Ромашина: "Уңышлы чыгышның нигезе — бик авыр хезмәт"

Large_news_img_7238
03.08.2015, 17:00 Интервью
Россиянең синхрон йөзү остасы Светлана Ромашина барлык ярышлардан һәм җиңүләрдән соң спорт карьерасы турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм искиткеч җиңүләргә әзерләнү серләрен ачты.

— Алтын медаль алгач нинди хисләр кичергәнегезне сөйләгезче.

— Кунакханә номерына кайткач кына тыныч канәгатьләнү хисе, эшемне яхшы башкару хисе барлыкка килде. Медаль алгандагы хисләргә килгәндә исә, Казандагы медальләрнең минем өчен ничектер туганымдай якын булганын искә аласым килә, чөнки шундый көчле алкышлар белән каршы алган тамашачылар барында, монда синең туган йортың икәнен, монда синең барлык туганнарың һәм якыннарыңның бары сине генә карарга килгәнен аңлыйсың.

— Ә җанатарларның трибуналардан кычкырулары спортчыларның игътибарын читкә юнәлтмиме?

— Миңа көч кенә бирәләр. Тренерым мине "уткабызгыч" дип атый. Миңа өйрәнүләргә бер-ике тамашачы алып килү дә җитә, һәрнәрсәне иң югары дәрәҗәдә башкарырга әзер икәнемне аңлыйм, чөнки үз осталыгыңны күрсәтәсе килә. Ә мондый тамашачылар белән бу әле шулкадәр күңелле дә. Трибуналарда шау-шу шундый көчле, хәтта су астында да ишетелә. Суга чумып чыгасың һәм трибуналардан килгән җанатарлар тавышына колаклар чын мәгънәсендә тонып китә.

 — Чемпионатка алтын алырга дип килүегезне таныйсызмы?

— Спортчылар хорафатка бик ышанучан кешеләр, без мондый ниятебезне беркайчан да танымаячакбыз. Ләкин шулай да бездән алтын медаль генә көткәннәрен аңлыйбыз. Безнең спорт төрендә көмеш һәм бронза медальләр чын уңышсызлык дип карала, шуңа күрә безгә шундый җаваплылык йөкләнә.

— Соңгы чыгышыгызда сезне чит планета кешесе ролендә күрергә мөмкин булды. Мондый космик идея ничек туды?

— Бездә барлык идеяләребез дә ничектер бергә туа. Башта без образны уйлап таптык, моңа кадәр берәү дә бу рольне башкармады дигән карарга килдек. Образга музыка сайлый башладык, бу эш бик озак дәвам итте. Инде анысы табылгач, тамашаның куелышы, төрле хәрәкәтләр — барысы да күпкә тизрәк китте. Без чыннан да космик булып күренә торган хәрәкәтләр эшләргә тырыштык. Гадәти булмаган, почмаклырак номерлар ул, без моңарчы күнеккән кебек түгел. Бәлки, хөкемдарларны һәм тамашачыларны шуның белән шаккатырганбыздыр да. Без һәрвакыт аерылып торырга омтылабыз, һәм моны булдырабыз дип өмет итәм.

— Оригиналь идеяләр каян алына?

— Бу гадәти эш процессы. Мин бергә чыгыш ясый торган иптәшем Наталья Ищенко белән суда торабыз, ә тренер — су читендә, һәм һәркем үз версиясен уйлый, тәкъдим итә. Шундый вакытлар да була: без Наталья белән ниндидер элементны башкарырга керешәбез, ә тренерыбыз Татьяна Данченко шундук моның алга таба ничек дәвам итәргә тиешлеген әйтеп җибәрә. Бу шулкадәр бердәм коллектив хезмәте, без хәтта кайчак бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз.

— Костюмнар әзерләү белән кем шөгыльләнә?

— Безнең махсус кешебез бар, Наталья Большакова инде берничә ел безнең соло һәм дуэт чыгышларына коену костюмнарын әзерләү белән шәхсән шөгыльләнә. Эскизлар да бергә уйлап табыла, без коену киемнәрендә нәрсә күрергә теләвебез турында җиткерәбез. Музыканы ишетү, программаны күрү, нәрсәнең ничек булуын аңлау өчен, Наталья кайчак өйрәнүләргә дә килә. Эскиз сайлап алынгач, ярышларга бер атна чамасы кала коену костюмнарыбызны әзерлиләр, без аларны ярышларга кадәр ничек тә сынап, киеп карарга, үзебездә ничек утырганнарын тоеп алырга тырышабыз.

— Музыка ничек сайлана?

— Шундый хәл дә була: спортчы белән тренер көйне бөтенләй төрлечә ишетәләр. Бәлки, шулкадәр күп кеше җыелу бик зур плюстыр да, шуның бәрабәренә программа тагын да баерак, тулырак килеп чыга. Гомумән, безнең эш сезоны бассейнда, өйрәнүләрдән кайтканда яки өйдә булганда бик күп музыка тыңлаудан башлана. Ниндидер кызыклы, һичкемдә булмаганны тапканчыга кадәр тыңлыйбыз да тыңлыйбыз.

— Уңышлы чыгыш шартлары ниндирәк?

— Уңышлы чыгышның нигезе — бик авыр хезмәт, дип әйтер идем. Хезмәт куймыйча, бергә чыгыш ясаучыларны хөрмәт итмичә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Гомумән, "Үзен уңышка илткән кешегә генә уңыш елмая" дигән гыйбарәне яратам мин. Нинди генә талантлы булсаң да, теләгең, омтылышың яки максатың юк икән, бернәрсә дә барып чыкмаячак.

— Әйтегезче, сезнең берәр нинди үзенчәлекле туклану рационы бармы?

— Ихлас әйтәм, диеталар вакыты минем өчен тәмамланды инде. Күпме генә ашасам да яки күнегүләр ясасам да,һәрвакыт бер авырлыкта торам. Ярышларга нәкъ бер ай кала мин шундый чорга кердем — корый-кибә башладым, күнегүләр ясау көннән-көн авырлаша бара иде. Шунда тренерым бик вакытлы күреп алды, күбрәк ит ашарга кирәклеген аңлатты, шуның ярдәме белән мин бу упкыннан чыга алдым. Хәзер бернинди диета да юк.

— Гадәти өйрәнүләр көнегез ничек үтә?

— Дөнья чемпионатының гадәти бер көне турында сөйләп китим сезгә. Мин соло һәм дуэт программаларында гына чыгыш ясаганга күрә, көнгә берәр генә өйрәнү була иде, төркемдәге кызларныкы кебек түгел. Мин сәгать 6 да торып, базага килә идем, анда иртәнге сәгать 8 дә өйрәнүләр башлана инде. Суда 8.00 дән 12.30 сәгатькә кадәр дәвам иткән өйрәнүләрдән соң, бер сәгать яки сәгать ярымга спорт залына юл тота идек, анда гомуми физик күнегүләр, сузылу күнегүләре белән шөгыльләндек, аннары массажга бара идек, соңыннан — төшке аш һәм өйгә кайтабыз. Өйгә мин якынча сәгать 5 ләргә кайтып җитә идем һәм инде үз иркемдәге кичем башлана.

— Чыгыш алдыннан нәрсә турында уйлыйсыз?

— Чыгыш алдыннан бернәрсә турында да уйламаска тырышам, бөтен уйлар да куып җибәрелә. Шунысын төгәл әйтә алам, Казандагы старт алдыннан безнең шундый пәрдәбез бар иде һәм минем аны бераз ачып, тамашачыларга карыйсым, шунда карап утырган әти-әниемне күзләп табасым килде, ләкин шулчак моның чемпионат булуын, моны эшләргә ярамаганлыгын искә алдым да, башымдагы чит фикерләрне куып җибәреп, программа турында гына уйларга, нәрсәгә басым ясарга, нәрсәне яхшырак итеп башкарырга икәнен ачыкларга тырыштым.

— Чыгыш алдыннан бик борчыласызмы?

— Нервлану һәрвакыт бар инде, никадәр көчле икәнен аңлату кыен. Чынлыкта тренер тагын да ныграк борчыла кебек тоела, чөнки ярышларда ул үзе инде бернәрсәне дә төзәтә алмый. Без үзебезгә 100 % ышанган чакта — хәер, андый нәрсә, әлбәттә, булмый да — мөгаен, ниндидер җитешеп бетмәгән, кимчелекле нәрсә бардыр. Әгәр мин борчылам, нервланам икән, барысы да тотрыклырак, яхшырак дигән сүз.

— Бәхеткә юрый торган билгеләрегез, сынамышларыгыз бармы?

— Спортчылар юк-барга ышана торган кешеләр. Аерым бер билгеләрне әйтеп тормыйм, ләкин ярышлар алдыннан күргән төшләребезне хәтерләргә, аларга игътибар итәргә тырышабыз. Узган көнебез уңышлы булса, иртәгәсен дә шулай башларга, шулай уздырырга омтылабыз.

— Туган илеңдә, Казанда узачак чемпионатка әзерләнгәндә нинди хис-тойгылар кичердегез?

— Ихлас күңелдән әйтәм, дулкынлану бар иде. Ләкин мин барысының да әйбәт булачагына ышандым. Үз өебездә чыгыш ясау безнең өчен зур җаваплылык ул, безгә оятка калырга ярамый иде.

— Шәһәрнең истәлекле урыннарын сәяхәт кылырга өлгерәсезме?

— Кызганычка каршы, без бөтен шәһәрләрне дә, нигездә, автобус тәрәзәсеннән генә күрәбез. Чыгып йөреп керү бәхете бик сирәк эләгә, андый мөмкинлек туганда да, без җан-фәрман өйгә чабабыз, чөнки шундый арыйбыз, туганнарыбыз, якын кешеләребез янына тизрәк кайтасыбыз, ял итәсебез килә. Мин Казанда унынчы тапкыр бугай инде. Болай ял итәргә дә килгәнем бар, Универсиада ярышларында да чыгыш ясадым, минем өчен ничектер күңелемә якын, туган шәһәр ул.

— Сезне бихисап күп кеше күзәтә. Шундый вакытта хис-тойгыларны ничек тыеп торасыз? Тамашачы алдында җаваплылык йөген сизәсезме?

— Нәтиҗә өчен җаваплылык йөге бар. Дөресен әйткәндә, безгә шулкадәр халык карап торганга акыл югалтырлык дәрәҗәдә дулкынланабыз дип әйтә алмыйм. Мөгаен, ул без кичерә торган дулкынлану хисенең бер өлешедер. Шәхсән үземә бу ярдәм итә. Мин моны ниндидер көч биреп тору, миңа билгеле бер этәргеч бирүче энергия дулкыны дип саныйм.

— Сезнең спорт төре сәнгать белән бик якын. Шуның белән бәйле сорау: сез балет яратасызмы?

— Мин балетны бик яратам, әле менә күптән түгел генә Зур театрның кече залына бардым. Без үзебез дә хореография белән шөгыльләнәбез, спорт мәктәпләребездәге балалар да шуның белән шөгыльләнсен дип тырышабыз. Безнең хореографыбыз Николай бар, ул элегрәк үзе дә Зур театрда эшләгән. Чыннан да, безнең спорт төре балетка бик якын. Без ниндидер элементларны турыдан-туры шуннан алабыз дип әйтә алмыйм, ләкин эстетика һәм пластиканы шуннан күчереп алырга һәм кайчак хәтта балет биюче кызларыбызга охшарга да тырышабыз.

— 10-15 елдан соң киләчәгегезне ничегрәк күзаллыйсыз?

— "Спорттан соң нәрсә булыр?" дигән сорау спортчы өчен иң катлаулы сораудыр кебек тоела. Чыгыш ясаганда, үзеңнең башкалар өчен беренче урындагы шәхес икәнеңне, игътибар үзәгендә булуыңны, сине миллионлаган кеше күзәтүен аңлыйсың. Спортчы спорттан китүгә үк, кайчак кәеф төшә, депрессия биләп ала, чөнки ни белән шөгыльләнергә белмисең. Йөзү, йөгерү яки баскетбол, волейбол уйнаудан кала, асылда, башка нәрсә эшли белмибез, чөнки ике нәрсәне бергә алып барырга вакыт җитми. Әйе, без укып чыктык, ләкин бу гына аз, тәҗрибә һәм практика кирәк. Әлбәттә, күпләр үзләренең спорт мәктәпләрен, секцияләрен ачып җибәрәләр. Минем дә шундый мөмкинлегем булыр дип өметләнәм. Чынлыкта, алдан юрамаска тырышам. Чөнки бүген бер төрле уйласаң, иртәгә бөтенләй башкача килеп чыга. Хәзер минем төп максатым — яхшылап ял итәргә. Аннары Риодагы Олимпия уеннарына әзерләнәчәкмен, ә соңыннан күз күрер әле, ни дисәк тә, һәр кыз кеше ниндидер бәхеткә тиенергә тели, гаилә, балалар турында хыяллана, минем өчен дә беренче урында шул булыр дип уйлыйм.

— Спорт карьерасын тәмамлагач мәктәпләр, секцияләр ачу бердәнбер юлмы?

— Юк, ник алай булсын. Кайберәүләрнең сәясәткә, тагын каядыр юл тотканын барыбыз да белә. Тик мин мәктәп ачуны иң җиңел юл дип әйтмәс идем, чөнки бу адымны ясау гаҗәп авыр. Шул ук заллар һәм бассейннар бик кыйммәт тора, искиткеч күп акча таләп ителә. Иганәчеләр табарга кирәк, спорт клубларының синең белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы да зарур. Минем уйлавымча, болар спортчы булган вакытта ук башкарылырга тиешле зур эшләр, ә монда исә кем өлгерә, кем юк.

— Кураж хисе сезгә танышмы? Аңа ничек ирешәсез?

— Әйе, бу хис миңа таныш, дөресен әйткәндә, мондый халәтне күбрәк өйрәнүләр вакытында кичерәм, чөнки ярышларда без бөтен хис-тойгыларны читкә алып ташларга тырышабыз. Һәр спортчының үз хис-кичерешләре, ә кайчак алар чиктән ашарга да мөмкин. Кайчак тренер безне өйрәнүләр вакытында юри котыртып җибәрә, безне селкетеп-уятып җибәрергә, кәефне күтәрергә тырыша, программаны әнә шундый халәттә, кайчак бераз усалланган, кыюланган кәефтә башкаруыбызны тели, чөнки барлык хис-кичерешләреңне салып эшләгәндә, күпкә кыенрак була.

— Казанда чемпионатны оештыру дәрәҗәсен ничегрәк бәялисез?

— Мондагы бар нәрсәнең дә шулай оешкан булуы миңа бик ошый. Мин инде 6 мы, 7 ме дөнья чемпионатында булдым, һәм аерма сизелерлек. Монда логистика яхшы оештырылган. Спортчыларның спорт корылмаларына бару белән, торак белән бәйле кыенлыклары юк. Бассейн мәсьәләсенә килгәндә исә, монда һич тиңдәше булмаган бассейн, беренче тапкыр футбол стадионына корылган ул. Башта ничектер сәер тоелды, бик зур трибуналар, без хәтта үзебезнең кайда икәнлегебезне аңламый тордык. Аннары бик тиз күнектек, һәм хәзер монда шулкадәр күп кеше килә алу бик зур плюс булып тоела. Миңа барысы да ошый. Мин хәтта Казан чемпионатны шундый югары дәрәҗәдә үткәрә алырмы икән дип борчылган да идем, чөнки 2013 елда Универсиадада булдым һәм шул вакытта алынган югарылыкны күрдем, аннан түбән төшәргә ярамый иде. Миңа монда барысы да шәп кебек.

Искә төшереп китик, Светлана Ромашина — Россия синхрон йөзүчесе, өч тапкыр Олимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 7 тапкыр Европа чемпионы. Синхрон йөзү спорты тарихында иң күп титуллар яулаган спортчыларның берсе.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

5 фото
Интервью со Светланой Ромашиной
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия