Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хан Ванг һәм Хао Ян – трамплинда иң яхшы микст-дуэт

Large_news_rackmultipart20150802-18392-1e6vr16
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 16:10 Спорт
Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының иң күркәм микст-дуэтлары ярышы ахырына якынлашты. Су спорт төрләре сараенда суга сикерүләр буенча ярышларның соңгы көнендә катнаш парлар 3 метрлы трамплинда чыгыш ясадылар.

13 катнаш пар бүгенге финалда катнашты. Кызлар өчен көрәш аеруча мөһим иде – кичә генә аларның кайберләре шәхси сикерүләрдә фаворитлар булды бит.

Кичә хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерүләрнең гаять кызыклы финалын караганнар алтын һәм көмешнең Кытай кызларына киткәнен, ә бронзаны Италиядән легендар Таня Каньотто алганны беләләр инде. Бүген бу спортчы кызның пары Майкл Верзотто иде. Кичәге хатасыннан соң Австралия кызы Мэддисон Кининың ничек тернәкләнеп китүен карау да кызыклы иде, кичә аңа 2 метрга сикерүдә икенче ыргылыш алырга туры килде. Ә менә бүген микстта игълан ителгән Канада кызы Дженнифер Абельнең максаты – шулай ук үткән хатасын төзәтү иде, бу хата аны 6 нчы урынга төшерде һәм италияле Каньоттога медаль тэмин итте.

Дөресен әйткәндә, суга сикерү буенча ФИНА бөтендөнья сериясе нәтиҗә этабының Казанда кабатлануын фаразларга була иде: Кытай, Канада, Италия. Әмма Дөнья чемпионаты тәҗрибәсе күрсәткәнчә, көтелмәгән хәлләр турнирның икенче яртысында да килеп чыга икән.

Барлык сикерүчеләр дә бик куәтле старт алдылар. Кытай дуэтыннан соң россиялеләр 51 балл алды, шуның белән алар медальгә дәгъва кылды. Мексика дуэты шулай ук беренче сикерүне охшаш нәтиҗә белән тәмамлады. Бу ситуациядә итальяннар мөмкин булмаганга ирештеләр һәм,  рейтингның иң өске баскычына менеп, 52,20 балл белән үзләренә медаль өчен узыш юлын ачтылар. Рейтингның икенче юлына Кытай, Мексика һәм Россия күтәрелде. Шуннан соңгы раундта Хао Ян һәм  Хан Ванг, аерманы 0,60 баллга кыскартып, лидерга якынрак килделәр. 3 метрга сикерүдә шунысы ачык күренде, Мексика җыелма командасы вәкилләренең ышанычлы чыгышлары фонында бронза өчен көрәшкә ыргылган Илья Молчановка һәм Мария Поляковага бик нык тырышырга кирәк булачак иде. Ә менә соңгылардан алда чыгыш ясаучы Таня Каньоттога һәм Майкл Верзоттога Кытай спортчыларына тигезләнергә кирәк иде. Турнир уртасына урыннар түбәндәгечә бүленде: Кытай, Италия, Австралия. Соңгы сикерү башланганчы бу өчлек үзгәрмәде. Соңгы нәтиҗәне итальяннар чыгышыннан соң гына ясарга мөмкин иде, Кытай һәм Австралия бу вакытка сикерүләрен төгәлләгәннәр иде инде. Канадалыларның пьедесталга менүе бер яктан көтелмәгән булса, икенче яктан – һәр раундта тырыш хезмәт нәтиҗәсе иде. Италия бронза медаль яулады, Кытай дуэты алтын алды.

 

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Микст. Синхрон сикерүләр. 3 метрлы трамплин.

1. Ванг Хан/ Ян Хао (Кытай) – 339.90

2. Дженнифер Абель/ Франсуа Имба-Дулак (Канада) – 317.01

3. Таня Каньотто/ Майкл Верзотто  (Италия) – 315.30

 

2 август. Казан. ССТС.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте