- Судья булып күптәннән эшлисезме?
- 20 еллап инде, бәлки артыграктыр да.
- Нинди ярышларда судья буларак катнашырга туры килде?
- 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында. Бу, мөген, судья ирешә алган иң югары үрдер. Шулай ук дөнья чемпионатларында, дөнья кубокларында, Европа дәрәҗәсендәге ярышларда катнашырга туры килде.
- Судья нәкъ менә спорт өлкәсе белән бәйләнештәге кеше булырга тиешме?
- Бу мөһим түгел. Спорт өлкәсенә якын торучылар гына судья булырга тиеш дигән нәрсә юк. Чит ил кешеләре арасында андыйлар аз түгел. Гомумән алганда, теләгән һәркем судья булып китә ала. Тиешле әзерлек узганнан соң гына инде, билгеле. Минем үземә килгәндә, озак вакытлар тренер булып эшләдем.
- Бәяне объектив кую – судья эшендә һәрвакыт бәхәсле мәсьәлә. Спортчыларга бәя куйганда нинди критерийлардан чыгып эш итәсез?
- Теләсә кайсы категориядәге судьялар белергә һәм ярышларны шулардан чыгып бәяләргә тиешле махсус кагыйдәләр бар. Бу бик зур кагыйдәләр җыелмасы, утырдың да бәя куя башладың түгел.
- Судьялар бәяләр куйганда бер-берләре белән аралашалармы?
- Юк, безнең бер-беребез белән аралашырга хакыбыз юк, бу катгый тыела. Без үзебез уйлап хәл итәргә тиеш.
- Сезнең эшкә спорт федерацияләре, бу очракта ФИНА тарафыннан ниндидер күзәтчелек бармы?
- Юк, судьялар – бәйсез оешма, аны беркем дә күзәтчелектә тота алмый.
- Спортчылар белән аралашасызмы соң?
- Мондый дәрәҗәдәге ярышларда – юк. Бу хупланмый. Башка дәрәҗәдәге ярышларда, тренер буларак, мин аралашам. Ә ярышлар чорында без беркем белән дә сөйләшергә тиеш түгел: тренерлар белән дә, спортчылар белән дә.
- Судья үз иле командасына, спортчысына бәя куя аламы?
- Әгәр аның иле иң яхшысы була икән, үз иле чыгышына ул бәя куя да инде. Безнең эшнең авырлыгы да шунда. Без үз илебезгә объектив бәя бирергә тиеш. Әгәр без бәяне объектив куймыйбыз икән, моны билгеләү бик җиңел. Судьялар эшен контрольдә тота торган тулы бер система булдырылган – бу компьютер анализы, һәр ярышларда билгеләп куела торган махсус күзәтүче.
- Хис-тойгыларга да ирек бирмәскә кирәк бит әле.
- Бу авыр – ярышлар барган чакта да, алар тәмамлангач та бик зур эш бара. Син утырырга һәм башка берни турында да уйламыйча, күргәннәреңә аек акыл белән бәя бирергә тиешсең. Әлбәттә, судьялар да кеше, алар да ялгышырга мөмкин.
- Бәяне куеп өлгергән, аннары моны башкача билгеләргә мөмкин булганлыгын аңлаган чакларыгыз булдымы?
- Алай да булгалый. Мондый очракта бик борчылам. Әмма без дә кешеләр бит. Эмоцияләребез, ялгышларыбыз белән.
- Судьяларның нинди карар кабул итүенә спортчылар чыгышыннан кала тагын ни дә булса йогынты ясый аламы?
- Халыкара судьялар өч категориягә бүленә: “G” – монысында син алга таба күтәрелер өчен судьялык белән 5 елдан да ким шөгыльләнергә тиеш түгел, аннары “В” категориясе – “А”га менеп җитәр өчен син монда тагын 5 ел шөгыльләнергә тиеш. Судья югары категорияле булса, аның карарына беркем дә йогынты ясый алмый. Ә Казандагы ярышларда бары тик югары “А” категорияле судьялар гына.
- Бәяләрдән канәгатьсезлек булганда моны ничек кабул итәсез?
- Мин, үз эшен анализлый торган һәрбер кеше кебек үк, судьялыгыма анализ ясыйм. Бәядән ризасызлык булганда, бик борчылам.
- Гадәти эш көнегез нинди өлешләргә бүленгән?
- Ярышлар башланганчы безнең очрашу була. Безне бәяләрне гадел куярга өндиләр, без кагыйдәләрне кабатлыйбыз, бер-беребез белән аралашабыз. Аннан соң стартка әзерләнәбез: кемдер ял итә, кемдер кофе эчә. Аннан соң линиягә чыгабыз. Ярышлардан соң безне кабат җыялар һәм теләк буенча фикер алышу башлана. Кайсыдыр судья үз фикерен белдерергә теләсә, ниндидер сораулары булса яки нидәндер канәгать булмаса, болар бар да уртак фикер алышуга чыгарыла. Әмма бу фикер алышу бернигә дә йогынты ясый алмый.
- Казандагы ярышлар беткәннән соң ни белән шөгыльләнәчәксез?
- Алга таба эшләячәкмен – өйрәтүләр уздырачакмын. Без – судьялар, бу эш белән туктаусыз шөгыльләнмибез, безне ниндидер стартларга чакыралар гына. Бу барлык ил өчен башкарыла торган эш!
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте