Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Итальянча "Love story" һәм "made in Russia" рекорд: 2015 елгы дөнья чемпионатында 9 нчы көн нәтиҗәләре

Large_news_rackmultipart20150801-29735-rsgjd6
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 22:12 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының тугызынчы ярышлар көне спорт вакыйгаларына бай булды. Бүген берьюлы 4 медаль комплекты үзләренең бәхетле ияләрен тапты, ләкин хәтта бу нәтиҗәләр дә итальян марафончысы Симоне Руффининың мәхәббәт өлкәсендәге уңышлары каршында арткы планга күчә.

Ачык суда 25 километрга йөзү бәйгесе тәмамлануга ук, Италия спортчысы сөйгән ярына карата хисләрен бөтен дөньяга  белдерде, сөеклесе бу вакытта үзе дә “Казансу” трибуналарында иде. Симоне Руффини үзенең кыска, ләкин дәртле чыгышын инде яңа Дөнья чемпионы статусында ясады. Үз ниятләренең җитдилеген тагын да тизрәк күрсәтү теләге марафончыга ярышның ахыргы өлешендә алга этүче өстәмә көч булды.

"Соңгы секундларда итальян көндәшем Симоне Руффинига оттырганым өчен үкенәм. Сөйгәне белән ярәшүе аны җиңүгә этәргәндер дип уйлыйм. Сөйгән кызы карап торганда финишка беренче булып килү теләге аның өчен мотивация булгандыр”, — диде әлеге ярышта көмеш медаль алган АКШ йөзүчесе Алекс Мейер.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү

Ир-атлар. 25 км.

1. Симоне Руфини (Италия ) – 4:53:10,7  

2. Алекс Мейер (США) – 4:53:15, 1

3. Маттео Фурлан (Италия) – 4:54:42, 4

1 август. Казан. "Казансу".  

Ә бразилияле Ана Марсела Кунья хатын-кызлар арасында шундый ук ераклыкка йөзү бәйгесендә иленә мәхәббәт аркасында беренчелекне яулады. Чөнки киләсе җәйдә Олимпиада нәкъ менә шунда узачак бит. Йөзүче кыз Рио-де-Жанейрода 25 километрлык дистанциядә гамәлдәге дөнья чемпионы буларак чыгыш ясаячак инде. Өстәвенә, монда, Казанда, ул бүләкләр коллекциясен көмеш һәм бронза медальләр белән дә баетты.

 "Мин бу Чемпионатта гел бәхеткә тиенеп йөрим. Бу җиңүем карьерамдагы икенче җиңү инде — беренчесе 4 ел элек  Шанхайда яуланды. Олимпия уеннарына бер ел калып бара, бу Дөнья чемпионаты нәтиҗәләре мине яңа җиңүләргә өнди һәм көннән-көн күбрәк шөгыльләнәсе килә!" — дип хис-тойгылары белән уртаклашты бразилияле Дөнья чемпионы.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Хатын-кызлар. 25 км.

1. Ана Марсела Кунья (Бразилия) - 5:13:47.3

2. Анна Олаж  (Венгрия) - 5:14:13.4

3. Ангела Маурер (Германия) - 5:15:07.6

1 август. Казан. "Казансу".

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы кушма программада алтын медаль яулап, үзебездә узган Дөнья чемпионатында чыгышларын төгәлләде. Шунысын да искәртү урынлы, бассейн хуҗалары өчен бу — турнирдагы сигезенче җиңү, әлеге спорт төре өчен абсолют рекорд күрсәткеч ул. Ярышлар программасына яңа ярыш дисциплинасын — катнаш дуэтлар чыгышын өстәү дә мондый нәтиҗәгә ирешергә булышлык итте, әлеге ярыш төрендә тренер Татьяна Покровская шәкертләре берьюлы ике медаль — алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.

Планетаның иң алдынгы синхрон йөзүче кызлары белән аралашу өчен соңгы форсат икәнен исәпкә алып, журналистлар Мария Шурочкинадан җырчы Нюша турында сорап калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска булдылар. Эш шунда, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты илчесе әлеге атаклы спортчы кызның сеңлесе дә әле.

 "Нюша синхрончы була алыр идеме? Теоретик яктан, һәркем була ала. Аның белән суда төрле элементлар эшләп караганыбыз бар, хәтта аның әйбәт кенә килеп тә чыга иде. Ләкин җыелма командага керү өчен озак еллар дәвам иткән әзерлек кирәк бит. Шунысын да исәпкә алыгыз, хәзер аның иҗат эшчәнлеге дә бик күп көчен ала. Шулай да булдыра алыр идеме? Әгәр безнең төркемдә 15 ел шөгыльләнсә, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачак», — дип шаяртты Мария Шурочкина.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Командалар чыгышы. Кушма программа.

1. Россия – 98.3000

2. Кытай – 96, 2000

3. Япония – 93, 8000 

1 август. Казан. "Казан Арена"

Гадәттәгечә, Дөнья чемпионатында Кытайның суга сикерү осталары яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Менә бүген дә Кытай кызы 3 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча шәхси беренчелектә җиңү яулады. Сүз Ши Тинмао турында бара, алтын медаль өчен көрәштә ул ватандашы Хэ Цзыны узды. Өченче урынның итальян кызы Таня Каньоттога эләгүен исәпкә алсак, әлеге бер төркем спорт йолдызларының чыгышын үз күзләре белән күргәннәргә кызыгырга гына кала. Әгәр катнашучыларының дәрәҗәләрен карасак, бүген Су спорт төрләре сараенда иң мавыктыргыч ярыш төрләренең берсе узды, дияргә була.

"Без барыбыз да үзебезне 100 процентка күрсәттек, бар көчебезне салдык, тренировкаларда алган бар тәҗрибәне күрсәтә алдык. Һәр раунд озын булды һәм без шактый хезмәт куйдык, ахырга таба арыдык та. Хәзер бераз тынычланырга, ял итәргә дә ярыйдыр. Ләкин бу хәзер генә шулай, ә киләчәктә мин хәзерге авырлык коэффициентын саклап калырга, әмма сикерешләрне камил югарылыкка җиткереп, тагын да матуррак һәм шомарак булсыннар өчен, дәрәҗәләрен күтәрергә теләр идем”, — дип планнары белән уртаклашты Дөнья чемпионы Ши Тинмао матбугат конференциясендә.

ДЧ-2015. Суга сикерүләр.

Хатын-кызлар. 3 метрлы трамплин.

1. Ши Тинмао (Кытай) – 383.55

2. Хэ Цзы (Кытай) – 377.45

3. Таня Каньотто (Италия) – 356.15

1 август. Казан. Су спорт төрләре сарае

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте