Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ши Тинмао: “Сикерүләрне идеалга җиткергәнче шомартырга телим”

Large_news_rackmultipart20150801-29720-1cw7lme
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 21:50 Спорт
Су спорт төрләре сараенда бүген хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча замананың иң яхшы спортчы кызлары ярышлары узды. Күпсанлы ялгышлыклар һәм көтелмәгән ыргылышлар белән истә калган ярышта Кытай җыелма командасы әгъзалары алтын һәм көмеш медальләргә ия булдылар.

 “Минем өчен 2015 елгы Дөнья чемпионаты тәмамланды. Тырышлыгым нәтиҗәсе булып торучы уңышларым бар. Ши Тинмаоны һәм Италия спортчы кызын җиңүләре белән котлыйсы килә”, - дип белдерде ярышларның көмеш медале иясе Хэ Цзы. Җыелма командадагы коллегасы белән үзара ярыш турындагы сорауга ул: “Һәркайсыбызның үз плюслары бар, безнең сикерешләр стиле төрле. Ши Тинмаодан өйрәнер нәрсәләр бар әле миңа, бигрәк тә суга кереп китү өлешендә”, - дип белдерде Кытай суга сикерүчесе тыйнак кына.

 “Мин дә катнашучыларны котларга телим. Без барыбыз да үзебезне 100 процентка күрсәттек, өйрәнүләрдә алган бар тәҗрибәне кулландык. Һәр раунд ярыйсы ук озын булды һәм без, тырышып эшли торгач, ахырга таба арып та киттек. Хәзер бераз тугарылырга да ярыйдыр”, - дип белдерде Дөнья чемпионкасы Ши Тинмао матбугат конференциясендә.

 “Мин мондый нәтиҗәдән бик канәгать. Бронза алырмын дип көтмәгән дә идем – 3 нче урынны алыр өчен күбрәк баллар җыярга кирәк дип уйладым. Мин инде бер метрлы трамплинда ясаган чыгышымнан да бик канәгать идем, шуңа да бу ярышка тыныч карадым. Канададан булган коллегам соңгы сикерешен уңышлы башкара алмады һәм нәтиҗәдә мин бронза медальгә ия булдым”, - диде Таня Каньотто елмаеп.

Гаҗәеп техникага ия булуына да карамастан, Ши Тинмао башка спортчы кызлар белән чагыштырганда иң авыр сикерешләрне башкармады – моннан исә суга сикерүче кыз алга таба ничек үсәргә җыена икән соң дигән сорау туа.

 “Киләчәктә мин хәзерге авырлык коэффициентын саклап калыр идем, әмма аларны идеаль дәрәҗәгә җиткереп, тагын да матуррак һәм төгәлрәк булсыннар өчен, аларның дәрәҗәләрен күтәрергә теләр идем”, - дип белдерде алтын медаль иясе.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте