Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мария Шурочкина: “Әгәр сеңлем безнең төркемдә 15 ел шөгыльләнгән булса, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешә алыр иде”

Large_news_rackmultipart20150801-29717-ymvju3
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 20:24 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар синхрон йөзүдә катнаш чыгышлар йомгаклары буенча журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

“Безнең тренерлар белән һәм олимпия чемпионкалары кебек өлкән кызлар белән бер командада эшләү үзе рәхәт. Алар безгә ышаныч өстиләр. Кумирлармы? Шәхсән минем өчен Давыдова һәм Ермакова. Алар безнең спорт даһилары. Дебют ничек дисезме? Билгеле, дулкынландык инде. Мин үзебезнең тәҗрибәле кызлардан үрнәк алырга тырышам. Безнең алар белән үзара җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр, командабызның барлык әгъзалары безне тынычландырып тора”, – диде Гелена Топилина.  

Җыелма команда буенча аның партнерына бүгенге чыгыштан башка да сораулар бирделәр. Журналистлар Мария Шурочкинадан, сеңлесе –  ДЧ-2015 илчеләренең берсе – җырчы Нюша профессиональ спортта шундый биеклекләргә ирешә алыр идеме, дип сорадылар.

“ Көч биреп торган өчен барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Беренче чиратта ата-анама, тренерларыма, туганнарыма һәм, билгеле инде, “Казан Арена” трибуналарында безне карап утырган барлык-барлык җанатарларга. Алар барысы да безгә ышаныч өстәде. Нюша синхронистка була алыр идеме? Теоретик яктан һәркем була ала. Сеңлем белән без суда төрле элементлар эшләп караганыбыз бар, ул да оста гына ясый аларны. Җыелма командага керү өчен еллар буена әзерләнергә кирәк бит. Шуның өстенә, хәзер бит аның иҗат эшчәнлеге күп вакытын һәм көчен ала. Әгәр сеңлем безнең төркемдә 15 ел шөгыльләнгән булса, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешә алыр иде”, – дип шаяртты Мария Шурочкина.

Кытай синхрончылары бу дисциплинада үзләренә икенче урынны яуларлык көч биргән күнегүләре системасы турында сөйләделәр.

“Безнең икенче урын – номерны әзерләгәндә куйган барлык тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күнегүләрме? Без суда якынча 8-9 сәгать шөгыльләнәбез, тагын 2-3 сәгать көч куллану күнегүләренә китә”, – диде кытай кызлары Сун Веньян һәм Ли Ксялу.

Япон синхрончылары бу көтелмәгән уңышларына бик сөенүләрен белдерделәр, бу җиңүне алар үз илләрендә билгеләргә җыеналар.

“Без бронза медальгә бик шатланабыз. Планнармы? Бүген медалебезне тренерларыбыз белән билгеләп үтәчәкбез, ә үзебезгә кайткач, дуслар, туганнар котлаячак”, – диде кыскача гына япон синхрончылары Юкко Инуи һәм Маи Накамура. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте