Татьяна Покровскаяның синхрончы кызлары бер Дөнья чемпионаты кысаларында туплаган алтын медальләр саны буенча рекордны яңарттылар. Әлеге спорт төре һәм ирекле программа белән чыгыш ясау буенча яңа микст-дуэтлар дисциплинасы буенча Казанда Россия кызлары 8 тапкыр беренчелекне яуладылар.
Бүген яуланган җиңү алтын китергән башка көннәр сценариясе буенча үтте. Финал раундына Россия кызлары сайлап алу турының лидеры статусында чыктылар һәм үзләренең югары квалификацияләрен дәлилли алдылар. Судьялар һәм тамашачылар игътибарына кызыл купальниклардан чыгыш ясаучы сигез кыз Сервантесның “Дон Кихот” әсәре буенча куелган чыгышны тәкъдим итте, классикның үлмәс әсәре кебек үк команда үзе дә замандашларын шаккатырды.
Белгечләрнең фикерләрен аклап, икенче урынны Кытай синхрончы кызлары яулады. Моның белән спортчы кызлар вакытлыча җуйган позицияләрен кайтарулары турында белдертә алдылар. Исегезгә төшерәбез, Барселонада үткән Дөнья чемпионатында Олимпиаданың көмеш призерлары призлы өчлеккә дә кермәгәннәр иде. Өченче урынны Япония җыелма командасы яулады.
ДЧ-2015. Синхрон йөзү.
Команда чыгышы. Кушма программа.
1 август. Казан. “Казан Арена”.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте