Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ана Марсела Кунья: “Мин ниндидер уңышка түгел, даими эш нәтиҗәсенә ышанам”

Large_news_rackmultipart20150801-29726-wwbbtf
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 14:57 Спорт
Бүген 8:15тә старт алган 25 километрлы дистанциягә йөзү ярышларында Бразилия йөзүчесе 13 илдән булган 20 көндәшен узып китте.

“Мин бу Чемпионатта гел бәхетле булып йөрим. Бу җиңүем минем активта икенчесе инде – беренчесе 4 ел элек  Шанхайда яуланды. Олимпия уеннарына бер ел калып бара, бу Дөнья чемпионаты нәтиҗәләре мине үрләр яуларга этәрә һәм күбрәк күнегүләр ясыйсы килеп тора!”, - дип сөенечен уртаклашты Бразилиядән килгән дөнья чемпионкасы.

Ана Марсела Куньяның стратегиясе элеккегечә калган, әмма хәзер ул, үзе белдергәнчә, бу юлысы яхшырак әзерләнгән һәм ир-атлар узышы төркемендә барган. Бу җиңү Куньяга җиңел генә бирелмәгән - Лондондагы Олимпиадага квалификация ала алмагач,аңа үзен җыеп алуы аеруча кыен булган.   

“Мин адым арты адым, әкренләп күнегүләр белән шөгыльләндем. Мин ниндидер уңышка түгел, даими эш нәтиҗәсенә ышанам”, - дип аңлатты журналистларга йөзүче. Ана Марсела тагын шунысын да өстәп куйды: Олимпиадада ул тамашачыларны прическадан башка нәрсә белән дә гаҗәпләндерергә җыена икән.

“Мин нәтиҗәмә бик сөенәм. Бу минем 25 километрга икенче мәртәбә генә йөзүем, шуңа күрә үземне бик тәҗрибәле дип әйтә алмыйм. Минем стратегиям лидерлардан артта калмау иде. Соңгы әйләнеш минем өчен гаять озак булды. Беркайчан да бетмәс кебек тоелды, - диде көмеш алган Венгрия кызы Анна Олаж фиништан соң.

Бүгенге пьедесталда иң тәҗрибәлесе - немец спортчысы Ангела Маурер Казанда бронза алды.

“Мин нәтиҗәмнән канәгать. Бу дистанция йөзү өчен бик авыр булды. Бүген безне алга өндәүче  фактор ир-атларның бездән алда йөзүе иде  һәм һәрчак аларга тигезләнергә тырыштык. Соңгы әйләнештән соң 4 нче булам дип уйлаган идем, аннары үз-үземне җыйдым да бронза  медаль оттым. Экранда үз нәтиҗәмне күргәч, бик шатландым”, - диде спортчы Маурер. Дистанциянең азагына кадәр җитә алуына һәм инде медаль яулавына шат булуын тагын бер кат ассызыклап узды ул. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте