Йөзү ярышы тәмамлануга ук италияле Симоне Руффини бөтен кеше алдында сөйгәненең аңа кияүгә чыгуын сорады. Бәхете һәм гыйшыгы ташып торган җиңүче матбугат конференциясенә килмәде, ул үзе өчен гафу үтенергә һәм шәхси сәбәпләре аркасында килә алмаганлыгы турында хәбәр итәргә сораган. Журналистларга аңлатма кирәк тә түгел иде, чөнки алар бәхетле парларны үз күзләре белән күрделәр.
“Ахырга кадәр йөзә алганыма шатмын. Әмма соңгы секундларда җиңү өчен көрәштә италияле көндәшемә бирешкәнем өчен кәефем төште. Җиңү яуларга аны сөйгәне белән кавышу этәргәндер дип уйлыйм. Бу аңа беренче булып финишка килергә мотивация булгандыр. АКШның соңгы уңышлары сере нидәме? Эш шунда, Олимпия уеннарының программасына 10 километрлы дистанциягә йөзүне керкәннән соң, минем туган ягымда бу спорт төренә кызыксыну уянды һәм аңа күп акча сарыф ителә башлады”, - дип сөйләде 25 километрга йөзү ярышында көмеш медаль алган америкалы Алекс Мейер.
Аппенин ярымутравының тагын бер вәкиле, ярышларның бронза призеры Маттео Фурлан ДЧ-2015нең иң авыр дистанциясендә шундый уңышка ирешә алуына шат булуын әйтте.
“Гадәттә 5 яки 10 километрлы дистанциягә йөзүче буларак, бу юлы беренче тапкыр 25 километрга йөздем. Шуңа күрә бронза медаль отуны яхшы күрсәткеч дип саныйм. Соңгы километрда мин бөтен булган көчемне һәм ихтыярымны тупладым. Әлеге ярышларның тарихына кереп кала алуыма мин бик шатмын. Стратегияме? Лидерлардан калышмаска һәм тизлекне дөрес тотарга. Руффини мине туена чакырырмы дисезме? Белмим, әмма мин бик теләп барыр идем”, - дип елмайды дистанция җиңүчесе һәм ярышларның бронза призеры булган Матео Фурлан.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте