Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ана Марсела Кунья - 25 километрга йөзүдә дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150728-3499-m50b99
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 13:55 Спорт
Дистанциядә ярышырга 13 илдән килгән 21 йөзүче кыз чыкты. 5 сәгать 13 минут 47.3 секундлык нәтиҗә белән Бразилия спортчы кызы дөнья чемпионкасы булды.

Стратегия, ихтыяр көче, һәм, билгеле инде, яхшы техника – 25 километрлы дистанциягә чыгарга җөръәт иткән спортчыларга менә шулар булыша. “Казансу”, мөгаен, Чемпионатның иң шау-шулы һәм иң күңелле объектыдыр – мондагы атмосфера һәм әйбәт һава торышы – тамашачылар өчен иң яхшы бәйрәм. Ярышлар бик иртә башлануга карамастан, шимбә көнне трибуналар тулы иде. Ачык суда йөзү буенча ярышлар Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары программасына 1991 елда гына кертелүгә ышануы кыен – бу спортта инде шулкадәр күп җиңүләр һәм ихлас җанатарлар бар!

Барселонада үткән Дөнья чемпионатының җиңүләргә ирешкән өчлегеннән Казандагы ярышта бары тик Ангела Маурер гына катнашты, ул үткән ел 5 сәгать 7 минут 19.8 секундлык нәтиҗә белән көмеш яулаган иде. Италиядән һәм АКШтан алтын һәм бронза алган 2 яңа йөзүче игълан ителгән иде.

2011 ел лидерларыннан, ул чакта икенче урында булган Маурер белән бергә, Бразилия спортчысы Ана Марсела Кунья (алтын) һәм Италия кызы Элис Франко (бронза) бар.

13 илнең 5есе генә берәр спортчы кыз чыгарды: Франция,  Казахстан, Испания, Аргентина һәм  Россия. Кызларга никадәр җаваплылык төшкәнне шуннан аңлап була. Россияле Ольга Козыдуб Бөтендөнья йөзү ассоцияциясе рейтингы нигезендә 2013 елда ачык суда йөзү буенча дөньяның иң яхшы спортчысы дип игълан ителгән иде. Тавышлар саны буенча Югра кызы Италия спортчы кызы Мартина Гримальдинидан 700 тавышка узып китте диярлек, ә ул бит 2013 елгы дөнья чемпионкасы (!). “Гран-при ФИНА"-2013 сериясендә җиңүчегә бу юлы дан-шөһрәт килми калды.

Хатын-кызлар финалында даими рәвештә вакыйгалар үзгәреп торды, анда күп кенә күренекле спортчы кызлар алга чыкты. 17,5 километрдан соң Казандагы ярышларда хәлләр болай иде: 246 нчы номерлы бразилияле Кунья – 3:42:16.6 нәтиҗә белән 1 нче урында, 206 нчы номерлы немец кызы Вунрам – 2 нчедә, Венгриядән 211 нче номерлы Олаж   – 3 нче урында. 20 километрдан соң, Бразилия кызын һәм Ангела Маурерны артта калдырып, беренче булып Венгрия кызы бара башлады. 1 нче һәм 2 нче урын арасындагы аерма 2 секундтан да кимрәк булды. Россия кызының бу этаптагы нәтиҗәсе 12 нче урын иде. Беркем дә фаразлар кылырга ашыкмады – хатын-кызлар узышы бик зәһәр барды. 25 километрга ир-атлар узышындагы медальләрнең язмышы бу вакытка инде хәл ителгәнгә күрә, хатын-кызларның соңгы ыргылышларын тамашачылар, бөтен игътибарларын биреп, йотлыгып карады. Чөнки Олаж, арыган булса да, Куньяга бирешергә җыенмый иде, финишка җиткәндә алтынны үз кулыңнан ычкындыру гафу ителерлек хәл түгел бит. Аяусыз көрәш һәм ап-ачык өстенлеге нәтиҗәсендә сезонның баш турнирының соңгы метрларында призерлар – Олаж белән Маурерны узып китеп, Бразилия кызы җиңү яулады.

 

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Хатын-кызлар. 25 км.

1. Ана Марсела Кунья (Бразилия) - 5:13:47.3

2. Анна Олаж  (Венгрия) - 5:14:13.4

3. Ангела Маурер (Германия) - 5:15:07.6

1 август. Казан. “Казансу”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте