Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Симоне Руфини – ачык суда 25 километр дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150801-29717-q863ln
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
01.08.2015, 13:09 Спорт
Әлеге минутларда марафончыларның 25 километрга йөзүләре төгәлләнде. Бу спорт төре буенча ярышларның соңгы көнендә җиңүне Италияле Симоне Руфини яулады. Нәтиҗәләр буенча әлеге илнең тагын бер вәкиле прилы өчлекне япты.

“Әйе, мин инде күп еллар йөзәм, һәм еш кына нәкъ менә салкын суда йөзәргә туры килә иде. Димәк, мин үземне чыныктырганмын дип уйлагыз. Өстенлекме? Юк, бу өстенлек түгел. Мин төрле һава шартларында ярыша алам. Әмма кайбер спортчыларга салкын суда йөзү авыр икәнен беләм”, - дип сөйләде Россияле Евгений Дратцев стартка берничә көн калганда.

 ДЧ-2015нең рәсми сайты күзәтүчесе белән спортчылар арасында булган ул вакыттагы сөйләшүдә һава торышы турында сүз юктан гына тумады. Синоптикларның фаразлары марафончыларга оптимизм өстәмәгән иде. Бөтен катнашучылар да медаль өчен көрәшнең болытлы көндә булачагын аңлады.

Яңгыр бүген дә яуды, әмма 25 километрлы дистанциянең яртысыннан күбрәге ул вакытка узылган иде. Кызганыч, болытлар һавада гына түгел, ә Дратцев пьедесталда призлы урын алыр дигән өмет өстендә дә куердылар. Беренче 15 километр нәтиҗәләре буенча трасса хуҗасы лидерлар төркемендә барды. Бу вакытта беренче йөзүче белән унынчы йөзүченең вакыт аермасы 20 секунд кына иде, димәк, һәркемнең җиңү яуларга мөмкинлеге булды. Әмма калган юлда Россия спортчысының көче кимеде. Призлы урыннар өчен көрәштә бер-бер артлы Австрияле Сэм Шеппард, венесуэлалы Эрвин Малдонадо һәм немец Александер Студзински да төшеп калдылар.

Табигатьнең көйсезлегенә иң әйбәт яраклашучы италияле Симоне Руффини булып чыкты. ФИНА гран-при дөнья сериясенең этаплары җиңүчесе озак вакыт буе әле Европаның гамәлдәге чепионы француз Аксель Реймонд (нәтиҗәдә 4 нче урын яулады), әле америкалы Алекс Мейер артыннан барды. Соңгысын Италия спортчысы соңгы әйләнештә узып китте, бу вакытта дөрестән дә титул өчен көрәшәчәгеңне күрсәтергә кирәк иде. Финиш спурты җиңүчегә финиш сызыгын 4,4 секундлы өстенлек белән узарга булышты. Тагын бер ярым минуттан соң дисциплинаның триумфаторы үзенең ватандашы Маттео Фурланны да котлый алды. Маттео Фурлан пьедесталда өченче урынны алды.

Сүз уңаеннан, бүгенге җиңүченең нәтиҗәсе моннан ике ел элек немец Томас Лурц күрсәткән нәтиҗәне узып китә алмады. Ул чакта ул 25 километр араны 4:47:27.0 вакытта узган иде. Бу вакытны тагын да берникадәр киметә  алган булыр идеме икән ул, бу хакта уйланырга гына кала. Әмма Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты башланырга берничә ай кала 7 тапкыр Дөнья чемпионы бөтен дөньяны үзенең спорт карьерасын төгәлләве турындагы хәбәр белән шаккатырды.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Ир-атлар. 25 километр.

1. Симоне Руфини (Италия ) – 4:53:10,7 
2. Алекс Мейер (АКШ) – 4:53:15, 1

3. Маттео Фурлан (Италия) – 4:54:42, 4

1 август. Казан. “Казансу”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте