Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хэ Чао: “Захаровның югары нәтиҗәләренә игътибар итмәдем”

Large_news_rackmultipart20150731-29720-1feier4
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
31.07.2015, 21:28 Спорт
3 метрлы трамплиннан суга сикерүләр буенча ярышлар тәмамлангач, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм призерлары журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

“Минем белән бергә матбугат конференциясендә катнашучы егетләрне котлыйсым килә. Мин мавыктыргыч финалда ирешкән казанышларымнан бик канәгать. Киләчәктә Олимпия пьедесталының беренче баскычына да менәсе килә. Соңгы сикерү алдыннан мин Захаровның югары нәтиҗәләрен күрдем, әмма аңа әлләни игътибар итмәдем. Үземне яхшы яктан күрсәтү турында күбрәк уйладым. Минем өчен шул әһәмиятлерәк иде”, – дип билгеләп үтте 3 метрлы трамплиннан сикерүләр буенча хәзер инде ике тапкыр дөнья чемпионы булган  Кытай суга сикерүчесе Хэ Чао.  

Россияле Илья Захаров белдергәнчә, соңгы нәтиҗәдән аның бераз кәефе киткән, чөнки алтын өчен көрәшергә реаль мөмкинлек булган.

“Мин бүгенге көннән, бүгенге чыгышымнан канәгать. Финал бик куәтле килеп чыкты: сикереп өскә атылулар матур, суммалар шәп. Минем өчен бу көмеш медаль бик мөһим. Билгеле инде, алтын өчен көрәштем, әмма алтынга бераз гына барып җитеп булмады. Димәк, ирешәсе нәрсәләр бар әле. Көч биреп торганнары өчен тамашачыларга рәхмәт әйтәсем килә. Казанда тамашачылар искиткечләр, бу әллә каян сизелеп тора. Бүген мин команда сикерүләренә караганда да алтынга якынрак тора идем. Һәм, билгеле инде, нәтиҗәдә җиңеп чыкмаганга бераз кәефем китте. Саратовта мине зур экраннан караганнармы? Аны бит минем дусларым оештырган. Бу турыда белә идем. Шунда миңа көч биреп торырга килгән һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Туган шәһәремнең миңа карата өметен өзәсем килмәгән иде. Кузнецовмы? Кызганыч, ул барысын да җиренә җиткереп үти алмады шул. Минемчә, без Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада икебез бергә бер үк пьедесталда торачакбыз әле”, – диде көмеш призер россияле Илья Захаров.  

Инглиз суга сикерүчесе бу дисциплинада җиңүгә өметләнмәвен әйтте, шушы компаниядә хәтта 3 нче урын да горурланырлык сәбәп, диде ул. 

“Бу фантастик чыгыш булды. Олимпия  чемпионнарыннан соң урын алу бик зур казаныш дип саныйм. Моның белән горурланып була. Шул юнәлештә хәрәкәт итәчәкмен. Хай-дайвингмы? 2013 елда мин 27 метрлы бу каланчага менеп карадым үзе. Мендем дә аска карадым һәм бик курыктым (көлә). Һәм беркем дә беркайчан да мине моннан сикерергә мәҗбүр итә алмаячак, дидем”, – дип шаяртты инглиз Джек Лойер.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте