Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хэ Чао 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча Дөнья чемпионы булды

Large_news_rackmultipart20150731-29717-a6i6xx
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
31.07.2015, 20:48 Спорт
Кытай спортчысы Хэ Чао Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 3 метрлы трамплиннан сикерү буенча Дөнья чемпионы булды. Беренчелек өчен көрәштә ул Олимпия чемпионы, россияле Илья Захаровны узды.

Титул өчен төп көрәш нәкъ менә исемнәре танылган әлеге ике спортчы арасында барды. Алар белән Олимпия уеннарында синхрон сикерү буенча көмеш медаль иясе Евгений Кузнецов яки шул ук дисциплинада Олимпия чемпионы булган кытайлы Цао Юань да көч сынаша алырлар дип фикер йөрткәннәр иде. Әмма Илья Захаров һәм Хэ Чаоның ватандашлары бер үк стадиядә алтын медаль өчен ярышудан баш тарттылар. Сикерүгә бирелгән соңгы мөмкинлектән соң титулның язмышы әлеге кара-каршы көрәштә ачыкланачагы билгеле булды.

Алтын өчен ярышкан ике спортчы да хәлиткеч сикерүгә бер үк 3,8 коэффициентын сайладылар. Бу – барысы да башкару осталыгына һәм чыгыш элементлары чисталыгына бәйле булачак дигән сүз иде. Захаров беренче булып сикерде һәм 91, 65 балл туплады. Бер көн элек, көндәшләре уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Кытай спортчы кызларының үз-үзләренә булган ышанычлары какшаган иде. Әмма Хэ Чао трибуналарның басымыннан һәм көндәшенең югары нәтиҗәләреннән куркып калмады, ул гадел көрәштә 93, 60 балл туплады. Судан ул әлеге дисциплинадагы ике тапкыр Дөнья чемпионы булып чыкты.

Өченче урын өчен көрәштә бронза медальне кытайлы Цао Юаньны узган англияле Джек Лойер яулады. Евгений Кузнецов – бишенче урында.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Ир-атлар, 3 метрлы трамплин.

1. Хэ Чао (Кытай) – 555.05

2. Илья Захаров (Россия) – 547.60

3. Джек Лойер (Англия) – 528.90

31 июль. Казан. Су спорт төрләре сарае.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте