Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия синхрончы кызлары ирекле программада Дөнья чемпионкалары булдылар

Large_news_rackmultipart20150731-13130-ylvsk6
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
31.07.2015, 18:56 Спорт
Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы үзенең ирекле программасы белән команда чыгышында гамәлдәге Дөнья чемпионкалары титулын ныгытты. Планета беренчелегендә бассейн хуҗалары 98, 4667 балл җыйдылар. Бу әлеге дисциплинада иң әйбәт нәтиҗә булды.

Россия кызларын алдан ук фаворитлар рәтенә керттеләр. Моны квалификация раунды нәтиҗәләре дә дәлилләде, чөнки анда бассейн хуҗалары 97, 6333 балл тупладылар. Ә финалда кызлар бу югары саннарны тагын да яхшырттылар. 98, 4667 – бассейнның хуҗалары чыгышына тиң космик результат. Яңартылган билгеләр системасында берьюлы ике унлыкка урын табылды: техникага һәм артистизмга берешәрдән.

Әлбәттә, Дөнья чемпионы булган Россия җыелма командасының чыгышына тулырак тукталасы һәм текстны соклану эпитетлары белән баетасы килә. Кызлар ялтыравыклы зәңгәр төстәге костюмнардан чыктылар. Шундый ук күз явын алырлык номерлар ташкынын да тәкъдим иттеләр алар. Кызларның чыгышыннан дөньяга саф матурлык, нечкә синхронлык, көйлелек һәм шомарган хәрәкәтләр сибелде. Болар барысы да озак вакыт күнегүләр ясаудан гына түгел, ә иң беренче чиратта, командада әйбәт мөнәсәбәтләр хакимлек иткәннән барлыкка киләләр.

Башкаларга планканы алтынчы булып чыгыш ясаган Канададан килгән синхрончы кызлар билгеләделәр. Аларның ирекле программасын судьялар төгәл 90 баллга бәяләделәр. Нәтиҗәдә, барысы да сюрпризларсыз үтте. Призлы өчлек квалификациядән соң булган тәртиптәге кебек урнашты: Кытай кызлары икенче, Япония кызлар өченче урынны яуладылар.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Команда чыгышы. Ирекле программа.

1. Россия – 98.4667

2. Кытай – 96.1333

3. Япония – 93,9000

31 июль. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте