Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Александр Мальцев: "Без шундый бәхетле — сүз белән әйтеп бетерерлек түгел!"

Large_news_rackmultipart20150730-2084-ca7gwc
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 21:56 Спорт
Ирекле программа Россиянең катнаш дуэтына 91.7333 баллык нәтиҗә һәм алтын медаль, ә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты җанатарларына синхрон йөзү төренең бик тиздән нинди булачагы турында күзаллаулар алып килде.

"Алмаштылар!" — бүгенге катнаш дуэтлар финалын башка тагын нинди сүз белән аңлатып булыр иде икән? Техник программада квалификация этабын Россия пары, ә финалны — квалификациядә икенче генә булган америкалылар отты. Бу юлы барысы да киресенчә, һәм монда да аерма бер баллдан азрак, монда да төрле стильләр, тик ике дуэтның да осталык дәрәҗәсе — искиткеч. АКШ белән Россия, шулай итеп, синхрон йөзүдә бергә җиңүче булдылар. Шунысы да игътибарга лаек, Италия бу юлы да бронза алды, Джорджо Манизини бергәләп йөзүче кызын гына алыштырды, ә тамашасы янә соклану уятырлык иде.

10 ел элек спорт карьерасын тәмамлаган һәм зур спортка шундый гаҗәеп җиңү белән кире кайткан, хәзер инде күбрәк цирк артисты буларак билгеле Билл Мэй җиңүчеләргә лаеклы бәя бирде. Ә чемпионнар исә бик аз сүзле булды — россиялеләрнең шатлык хисе тулып ашкан иде.

Матбугат конференциясендә алкышлап каршы алынган Александр Мальцев: "Без шундый бәхетле — сүз белән әйтеп бетерә торган түгел!", — дип кичерешләре белән уртаклашты.

"Үзебезнең Дөнья чемпионы булуыбызны һаман аңлап бетермәдек әле", — дип күңелендәгесен җиткерде Дарина Вәлитова.

"Чемпионатның бер өлеше булганлыгыбыз белән чынлыкта без бәхетле. Чыгышыбыздан канәгать калдык. Бу ярыш дисциплинасын синхрон йөзүне үстерү өчен бер мөмкинлек, киләчәккә юл дип саныйбыз", — дип сөйләде Кристина Лам. АКШның синхрон йөзү остасы булган бу спортчы кыз спорт карьерасында 10 елдан артык тәнәфес ясады, гыйнвар аенда икенче баласын тапты, бассейнда аның могҗизага тиң чыгышын исәпкә алганда, моның чыннан да шулай икәнлегенә ышануы да кыен.

 "Минем фикеремчә, Россиядә синхрон йөзү яхшы үсеш алган һәм ул спортның, олимпизмның алгарышына булыша", — дип белдерде Билл Мэй.

"Әлеге ярыш дисциплинасының үсеше белән бергә, ир-атның суда хатын-кыз белән нинди бәйләнеш корып чыгыш ясарга тиешлеге аңлашылачак. Бәлки, фигуралы шууга охшаш хәл көтәдер. Хәзер исә, кешеләр ярышларны караганда, ир-ат белән хатын-кызга суда бергә булуның никадәр авыр икәнен аңламыйлар. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә никадәр туры килә, бер-берсен никадәр тулыландырып тора — нәкъ менә шушы мәсьәлә катнаш дуэтларның киләчәген билгеләячәк тә инде", — дип аңлатып узды үз фикерен АКШның синхрон йөзүчесе.

 "Катнаш дуэтлар өчен кагыйдәләрне яңадан карап чыгу таләп ителә. Минем карашымча, техника белән артистизм гармониядә булырга тиеш. Техник дуэтның суда һәрнәрсәне гел синхрон рәвештә генә башкаруы төрле эләктереп тотуларны күрсәтергә ярамый дигән сүз — минем карашымча, бу бик үк дөрес түгел".

Италия синхрон йөзүчесе Джорджо Манизини дулкынлануы аркасында узган төн буе диярлек йоклый алмавын һәм медаль алу белән бәхеткә тиенүен бәян итте. Спортчы әйтүенчә, чемпионат иң югары дәрәҗәдә оештырылган һәм Казан, һичшиксез, аның йөрәк түрендә урын алачак.

Александр Мальцев, аңлашыла булыр, матбугат конференциясендә күбрәк игътибар җәлеп итте. Спортчы синхрон йөзү белән Санкт-Петербургта 7 яшьлек чагыннан ук шөгыльләнә башлаганлыгы, үз алдына югары спорт үрләрен яулау максаты куймаганлыгы турында сөйләде. Бу спорт төрендәге ир-атларга карашның бик төрле икәнлеген ул бик әйбәт белә, ләкин башка илләрдә дә шундый ук хәл дип аңлатып узды ул. Шәхсән Александрга исә бу очракта якыннарының ярдәме тигән, алар спортчыны уңышка ирешәчәгенә ышандырып килгән.

"Мин башта йөзә дә белми идем, ә инде нәрсәдер булдыра башлагач, үз-үземә ахыргача барырга дигән максат куйдым. Мин рәсми ярышларда чыгыш ясау турында хыялландым. Хыялым тормышка ашканга күрә, мин хәзер бик бәхетле", — дип белдерде спортчы.

Россия парының техник программасы аларның үзләре өчен күпкә кадерлерәк, чөнки Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Ирекле программада Дарина белән Александр синхронлыкка, образга керүгә, хис-тойгыларга игътибар тупладылар. Мөгаен, Мальцевка бирелгән сораулар арасында иң көтелмәгәне армия белән бәйле булгандыр, тик егет көндезге бүлек студенты булып чыкты, үзен тренерлык эшенә багышларга җыена икән.

Россия спортчыларын Казанда 2 ял көне көтә, алар җыелма командага көч биреп, җан атып тору өчен ярышларга килергә ниятли. Дарина Вәлитова җыелма командага төркем чыгышларында да ярдәм итәргә тиеш.

Россиянең синхрон йөзүче кызыннан ахырда сорап куйдылар: кыз кеше белән түгел, ә ир-ат белән чыгыш ясау ничегрәк икән соң?

 "Егетләрдә көч, грация бар. Миңа ир-ат белән бергә эшләп карау, моны сынап карау кызык иде. Мин башта катнаш дуэтлар булырга мөмкинме икәнен аңламадым да. Хатын-кыз белән чагыштырганда, ир-ат белән дуэтта чыгыш ясау күбрәк ошый төшә», — дип елмайды Дарина.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте