Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мальцев һәм Вәлитова ирекле программада иң яхшылар булдылар

Large_news_rackmultipart20150730-2097-yimm7s
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 20:50 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты кысаларында трибуналар беренче тапкыр микст-дуэтларны күргән тарихи көнне онытырга мөмкинме соң? Бүген исә катнаш парлар бассейнга ир-ат көчен һәм хатын-кыз нәфислеген ирекле программада күрсәтер өчен җыелганнар иде.

Квалификациядә Билл Мэй һәм Кристина Лам – техник программаның төп ачышы - җиңгәннәр иде. Россия халкының бар өмете гаять матур пар – узган чыгышларында икенче булган Александр Мальцев һәм Дарина Вәлитовага тупланган. Ирекле программаның сайлап алу раундында дуэт АКШ дуэтыннан гына калышты, 3 нче урынга исә Франция пары  - дөнья чемпионатларының 3 алтын медаль иясе Виржин Дедье һәм аның белән бергә чыгыш ясаучы егет чыкты. Тамашачылар шулай ук техник программада бронза медаль алучыларны - Джорджо Минизини белән аның яңа партнершасын да күздән югалтмадылар.  

Чехия спортчылары үз чыгышлары өчен “Just give me a reason”тан панк-патшабикә Pinkның гаҗәеп композициясен файдаландылар. Тамашачыга тәкъдим ителгән мәхәббәтнең спектакль генә булуына ышануы да кыен буды. Испания исә “Evanescence” группасы балладасының, техник программаның бронза призерлары исә – “Aerosmith” хитының рухи көче белән “коралланганнар” иде. Мальцев-Вәлитованың “Лебединое озеро” дуэтын тамашачылар тын да алмый күзәттеләр – бу сөйләп бетерә алмаслык тамаша булды. Билл Мэйның “Казан Арена” бассейнында Игорь Стравинский музыкасына “Жар-птица” балетыннан  кызыклы “Кощей” образын, андагы дәрт-ялкынны, гомумән, бу парның осталыгын исәпкә алганда, бу ике парның кайсы беренче урынга чыгачагын ахырга кадәр фаразлап та булмады. Россия һәм АКШ гаять төрле стильләрне тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәле синхрончы Билл Мэйның Россия дуэтының да йолдызлы сәгате сугачак дигән сүзләре чынга ашты. 4 һәм 5 нче урыннар Франция һәм Испания дуэтларына калды.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Микст. Ирекле программа.

1. Александр Мальцев / Дарина Вәлитова (Россия) – 91.7333

2. Билл Мэй / Кристина Лам (АКШ) – 91.4667

3. Джорджо Манизини / Марианджела Перрупато / (Италия) – 89.3333

30 июль. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте