Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Наталья Ищенко: “Баш мие – спортчыда булырга тиешле иң мөһим нәрсә”

Large_news_rackmultipart20150730-2093-rq07wv
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 20:05 Спорт
Түгәрәк 100гә җитү өчен Россия дуэтына судьялардан бары 2дән кимрәк балл җитмәгән. Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина үзләренең дуэттагы ирекле программалары белән синхрон йөзүдә алтын медаль алдылар.

Микс-зонада Светлана Ромашина журналистлар янына килгәч, катнаш парлар чыгышы башланды. “Безнең микст-дуэт – иң әйбәте”, - дип елмаеп әйтте спортчы кыз.

“Дөнья чемпионатында алган медальләребезне гадәти нәрсәләр дип әйтергә ярамый. Һәрберсенең искә алырлык үз тарихы, үзенең кечкенә генә тормышы бар”, - дип сөйләде чемпионка.

“Без планетарийга бармадык, “Секретные материалы”ны карамадык. Әлеге программаның куелышын башкачарак, үзенчәлекле яктанрак күзалладык. Татьяна Евгеньевна үзенең эчке дөньясын тулаем үзгәртте, болай эшләү кеше аудиториясенә адресланмаган программаның нинди буласын күзаллау өчен кирәк булды ”, - дип җавап бирде Ромашина программа турындагы сорауга.

Җыелма команданың баш тренерының, синхрон йөзүдә иң мөһиме кул һәм аяклар түгел, ә баш, дигән сүзләрен искә алып, журналистлар: “Бу программада сезнең башыгыз компьютер кебек эшлиме?”, - дип сораштылар.

“Бу программада гына түгел, ә барысында да шулай. Тренерыбыз әйткәнчә, баш мие – спортчыда булырга тиешле иң мөһим нәрсә”, - дип аңлатты Наталья Ищенко. Алтын медаль иясе “Инопланетяннар”ны ничек әзерләгәннәре турында да сөйләде: “Без башта образ тудырырга тырыштык. Берничә вариантыбыз бар иде. Әмма ахырдан мондыена тукталдык. Чөнки ул соңгы Дөнья чемпионатында кызларыбыз чыгыш ясаган “Курчаклар”дан һәм роктан тулаем аерылып тора. Минемчә, моңа кадәр безне инопланетяннар ролендә күз алдына да китермәгәннәрдер. Образ бик таныш һәм үзенчәлекле”.

“Судьяларның бәя бирү системасы хәзер башка. Мин Дөнья чемпионатында соңгы тапкыр кайчан 10лы куйганнарын хәтерләмим дә. Ә без алдык. Шуңа күрә бу бик әйбәт!”, - дип сөйләде Ищенко.

Ахырдан кызлар сер итеп кенә әлеге программаларын Европа чемпионатында да кабатлаячаклары турында әйттеләр, әмма Олимпиадада бөтенләй яңа программа күрсәтәчәкләр. Шулай булгач, шаккатыргыч нәрсәләр булачак әле!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте