Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ищенко һәм Ромашина ирекле программада алтын медальгә ия булдылар

Large_news_rackmultipart20150730-2087-1mfixwb
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 18:50 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 12 иң яхшы дуэт сюрпризларга гаять бай булган ирекле программа күрсәтте. Россия синхрончы кызлары, 98.2000 балл җыеп, чемпион булдылар.

Синхрон йөзүгә барып та, ирекле программаны карамый калу – десертсыз калу белән бер ул. Хәзерге турнир хуҗалары, гадәттәгечә, югары ставкаларга лаек –  2 ел элек Барселонада алар 7 алтын медаль алды, шул ук вакытта алардан иң якын торган көндәшләре – Кытай белән Испания, беренчесе – 4 көмеш, икенчесе 3 көмеш һәм 4 бронза медаль яулаган иде. Нәкъ менә ялгыз һәм парлы разрядларда бу спорт төре башта Олимпия уеннарында тәкъдим ителде. Бүген без “Казан Арена” бассейнында дуэтлар арасында таң калдырырлык көрәш күрдек.

Алдан сайлап алу раундында пьедесталга, 97.2667 балл җыеп, Россия дуэты күтәрелде. Икенче нәтиҗәгә Кытай кызлары Хуан Сюэчэнь һәм Сун Веньян иреште – 95.4667, өченчесе – япон спортчы кызлары – 93.5333. Украина синхрончы кызлары да, бронзадан бары тик 0,5 баллга калышып, югары дәрәҗәдәге тамаша күрсәтте. Квалификациядә барлыгы 37 дуэт катнашты. Илләр буенча барлык исәп 1 нче урыннан алып 4 нче урынга кадәр техник программадагы квалификация тарихын кабатлады. Финал нәтиҗәләре буенча ул чакта лидерлар өчлегенә Россия, Кытай, Япония кергән иде.

Беренче булып чыгыш ясаган Мексика дуэты шунда ук, 85 балл алып,  калганнар өчен планканы югары күтәрде. Шуннан соң, озак та үтми, француз кызлары үзләренең бик матур чыгышлары белән 87 баллга лаек булды. Финалга чыккан барлык спортчылар да, музыканы ачып кына калмадылар, алар аңа яңа төсмерләр дә өстәделәр. Бер секундка гына колакларыгызны капласагыз, сез бу мөлаем елмаюларда, катлаулы бизәкләрдә, синхрончы кызлар артыннан бию хәрәкәтләрен кабатлаучы су тамчыларында ритм, моң ишетер идегез. 10 нчы булып чыгыш ясаган Италия дуэты, “Sweet dreams” композициясенә яңа форма, яңа эчтәлек биреп, алдан сайлап алу раундындагы балларын да яхшыртты. Ирекле программада тамашачылар спортчылардан һәрвакыт артистлык ягыннан мөмкин булганның барысын да көтәләр һәм бүген алар барысыннан да канәгать калды.

Турнирның 4 төп фавориты квалификация версиясе буенча финалның икенче өлешендә генә белдерелде, соңгы чыгышлар рейтингта зур күчешләргә китерүне аңлата иде. Вакыйгалар бик тиз бара башлады. Япония – 93 балл өчен! Испания – 92 балл өчен! Кытай кызлары аякларын, туп-туры итеп, бармак очларына кадәр сузу, тәнне мөмкин кадәр контрольдә тоту буенча могҗизалар күрсәттеләр һәм, драматик спектакльгә ошаган шактый гына агрессив программа тәкъдим итеп, нәтиҗәләрен якынча 96 баллга кадәр күтәрделәр. Үз балларын күреп, украиналы спортчылар сөенечләрен яшерә алмады – бронза кемнеке буласы ап-ачык иде.

Җиңүгә иң соңгы ыргылыш нәкъ менә Ромашина һәм Ищенкога туры килде. Россия җыелма командасы тренеры Татьяна Покровская кызларның алда булып узган, бассейнда дәртле чегән көе астында ясаган чыгышларыннан соң "алар үз программаларын күрсәтмәделәр, ә биеделәр" дип юкка гына әйтмәгән икән. Кызлар башкаруындагы бүгенге "Инопланетяннар" - башкарылу дәрәҗәсе буенча да чып-чын галәм хикмәте булды. Трибуналарны тутырып килгән тамашачылар һәм судьяларның бу кадәр бер сүздә булуын башкача ничек аңлатасың? Образ, музыка, хәрәкәт - атмосфера ук гади җирнекедәй түгел иде! Бу чып-чынлап иң югары дәрәҗәдәге "алтын". 

ДЧ-2015. Синхрон йөзү

Дуэт. Ирекле программа.

1. Наталья Ищенко/ Светлана Ромашина (Россия) – 98.2000

2. Хуан Сючен/ Сунь Веньян (Кытай) – 95.9000

3. Лолита Ананасова/ Анна Волошина (Украина) – 93.6000

 30 июль. Казан. “Казань Арена”.

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте