Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Изабелль Харли: “Әгәр дә йөзүдән туктаган булсам, партнерларым мине батырырлар иде”

Large_news_rackmultipart20150730-2093-11n35qj
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 13:58 Спорт
Ачык суда 5 километрлы дистанциягә команда белән йөзү тәмамлануга ук, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының җиңүчеләре һәм призерлары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Ярыш бик көчле булды, миңа шунда ук югары тизлекне җыярга, ә Кристианга юнәлешне тикшереп барырга туры килде. Дистанциянең беренче яртысында безнең төп көндәшләребез Америкалылар иде, шуңа күрә без аларга карап йөздек. Уңышыбызның сере нидәме? Әйе, күп кенә зур турнирларда без еш кына җиңү яулыйбыз. Эш нидәме? Безнең һәрберебездә. Командадагы һәркем үзенең функцияләрен яхшы белә”, - дип әйттеләр команда белән йөзү буенча җиңү яулаган немец спортчылары.

Җиңүчеләр җыелма командасындагы бердәнбер кыз – Изабелль Харлига күп сораулар бирелде. Үзенең җаваплары белән спортчы кыз әйбәт йөзүен генә түгел, ә шаяра белүен дә исбатлады:

Минем нәтиҗәмә ир-атлар кызыгырлык дисезме? Миңа бик авыр булды. Беренче әйләнештән соң миңа туктарга кирәк дип тә уйлап куйдым. Әмма әлеге дистанцияне дәвам итү өчен мин үземдә көч таба алдым. Партнерларыма рәхмәт, алар миңа трассаның буеннан-буена ярдәм иттеләр. Әгәр дә йөзүдән туктаган булсам, алар мине батырырлар иде дип уйлыйм”, - дип шаяртты Изабелль Харли.

Әлеге Дөнья чемпионатында алтын медаль алу мөмкинлеген инде өченче тапкыр кулларыннан ычкындырсалар да, Голландия спортчылары уңышсызлыкларына зарланмадылар.

Бик авыр булды, әмма без булдырдык дип уйлыйм. Төркемдә йөзәргә һәрвакыт авыр, чөнки төркемдәге кызның тизлегенә игътибар итәргә кирәк. Ләкин безнең партнерыбыз бик көчле спортчы, шуңа күрә барысы да уңышлы булды. Алтын медаль эләкмәдеме? Бу юлы без старттан озак кузгалдык. Икенче әйләнешне без бик әйбәт үттек, шуңа күрә хәзер беренче әйләнешне җиренә җиткерергә кирәк”, - дип әйттеләр Голландия спортчылары.

Бразилиядән килгән марафончылар әйтүенчә, Казандагы уңышлары аларны Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпиадада (биредә ачык суда йөзү 10 километрлы дистанциядә булачак) әйбәт чыгыш ясарга рухландырырга тиеш.

Бу ярышны җиңел дип әйтеп булмый. Әмма көмеш медаль яулый алуыбызга шатбыз. Бу үзебездә буласы Олимпиадада безгә көч бирерме дисезме? Сүз дә юк! Без ДЧ-2015тә өченче урынны яуладык инде, хәзер икенче урында. Бу, әлбәттә, бик сөендерә. Әмма Олимпиадада әлеге дисциплина булмаячак бит, моны истә тотарга кирәк. Анда 10 километрлы дистанциядә берәм-берәм йөзү каралган, шуңа күрә барыбызга да әле эшләр нәрсәләр күп. Әмма төркемдә түгел, ә ялгыз гына. Һава торышымы? Ул безгә комачауламады”, - диделәр Бразилиядән килгән йөзүчеләр.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте