Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Германия җыелма командасы – 5 километр дистанциягә ачык суда йөзү буенча командалар ярышында Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150730-2090-2qbh7h
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 13:31 Спорт
Немец өчлеге Роб Муффельс, Кристиан Рейхарт һәм Изабель Франциска Харли ачык суда 5 километр дистанциягә йөзү буенча командалар ярышында Дөнья чемпионы булды. Җиңүчеләрнең нәтиҗәсе – 55 минут 14, 4 секунд – көндәшләре өчен ирешелмәслек зүр булды. Бакыр медальне беркем дә алмады, чөнки берьюлы ике җыелма команда бер үк төрле вакыт күрсәтте һәм икесе дә икенче урынга чыкты.

Бүген көндез ярышларны карарга дип “Казансу” спорт объектына килгән тамашачылар Австралия йөзүчеләренең финишка беренче булып килүләрен күзәтә алды. Әмма бу дисциплинада ул бернәрсә дә аңлатмый, чөнки спортчылар күрсәткән гомуми вакыт исәпкә алына. Ә бу вакыт немец марафончыларыныкы булды, алар бу араны 56 минут эчендә йөзеп чыга алды.

Шунысы кызыклы, бүген икенче вакытны Голландия йөзүчеләре күрсәтте. Бу аларның Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында яулаган өченче  көмеш медале иде. Барлык бу өч медальне дә җыелма командага нәкъ менә марафончылар китерде.

 Бразилия спортчылары да нәкъ шундый ук вакытны күрсәтте. Бу дисциплинада көндәшләр бер үк вакытта финишка килгәнгә күрә, пьедесталның бер баскычына берьюлы 2 илкүләм команда сыйдырасы булды.

Бу төрдәге спорт буенча Италия җанатарлары бик кәефсезләнделәр, чөнки алар бронза медальне бәйрәм итәргә җыенганнар иде. Аппенин ярымутравыннан килгән спортчылар дүртенче вакыт кына күрсәттеләр һәм, нәтиҗәдә, пьедесталга менми калдылар, пьедесталның өченче баскычы ДЧ-2015 уздыру чорында беренче мәртәбә буш калды. 

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Команда ярышлары. 5 км.

1. Германия – 55:14. 4

2. Голландия – 55:31.2 һәм Бразилия – 55:31.2

30 июль. Казан. “Казансу”.   

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте