Ярышларның әлеге төре Дөнья чемпионатының программасына әле беренче тапкыр гына кертелгәнлектән, финал раундының төп фаворитларын алдан билгеләү мөмкин түгел иде. Әлбәттә, АКШтан килгән Олимпия чемпионы Дэвид Будайя һәм 4 тапкыр Олимпия чемпионкасы булган Кытай кызы Чэн Жолинь үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Әмма микстның һәм төркемдәге ярышларның үзенчәлеге медаль өчен көрәшнең ахырын алдан хәл итеп булмауда бит инде.
Британиядән килгән Ребекка Галлантри һәм Томас Дэйли пары тамашачыларны нәкъ менә төркемдәге катлаулылык белән шаккатырды һәм судьяларның игътибарын җәлеп итте. Алар дисциплинаның яңа тарихында төркемдәге ярышлар микстында беренче Дөнья чемпионнары булдылар.
Соңгы өченче раундта көчле көрәш икенче-өченче урыннар өчен барды. Кытайдан килгән дуэт та Бөекбритания спортчыларыннан калышмады, ә призлы өчлекне Виктор Миңнебаев / Надежда Бажина Россия тандемы япты. Әмма Украинадан килгән Александр Горшковозов һәм Юлия Прокопчукның югары күрсәткечләре нәтиҗәләргә мөһим үзгәрешләр керттеләр һәм үз илләренә көмеш медальләр өстәделәр. Бассейн хуҗалары – дүртенче урында.
ДЧ-2015. Суга сикерү.
Микст. Команда ярышлары.
Ребекка Галлантри / Томас Дэйли (Бөекбритания) – 434.65
Александр Горшковозов / Юлия Прокопчук (Украина) – 426.45
3. Сыи Се/ Чэн Жолинь (Кытай) – 425.40
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте