Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Аурэль Мюллер: “Дистанция уртасына җиткәч, мин беренче урынны алачагымны аңладым. Ә нигә алмаска?”

Large_news_rackmultipart20150728-3503-jz1d5y
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
28.07.2015, 14:53 Спорт
10 километрлы дистанциядә ачык суда йөзү буенча 16 нчы ФИНА чемпионаты җиңүчесе һәм призеры бүләкләү тантанасыннан соң журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Дөнья чемпионаты бик яхшы оештырылган, мөгаен, бу аның төп үзенчәлегедер. Минем өчен бу - бик мөһим җиңү, чөнки ул - мондый дәрәҗәдәге турнирлардагы спорт карьерасында беренче җиңүем. Стратегиямме? Дистанциянең беренче яртысында миңа алда баручылар төркемендә йөзү бик җиңел булды, ә аннан соң мин алга ыргылырга һәм иң беренче барырга кирәклеген аңлап алдым. Алга омтылырга кирәк дип нәтиҗә ясадым. Уйлаганым барып чыкканга бик сөенәм. Күнегүләр барышында гаджетлар кулланабызмы? Юк, күнегүләрдә без йөзәбез”, – дип шаяртты дистанциядә җиңүче француженка Аурэль Мюллер       

“Мин бик бәхетлемен, максатым беренче унлыкка эләгү иде, нәтиҗәдә өчлеккә дә кердем. Шулай ук Аурэль өчен дә шатмын, Франциядә бит без бер тренер белән эшлибез. Киләчәктә күнегүләрдә бергә шөгыльләнәчәкбезме? Мөгаен. Без күнегүләрдә гел бергә түгел, кайчакта төрлебезгә төрле сыйфатларны: беребезгә - чыдамлыкны, икенчебезгә  – тизлекне үстерергә туры килә”, – диде бүген икенче урынны алган Голландия йөзүчесе Шарон ван Раувендал.

“Мин бәхетле! Бу шаккатыргыч узыш булды! Үз илемдә узачак Олимпиадага юллама алуыма сөенәм. Бу - минем өчен дә, ватандашларым өчен дә, Рио-де-Жанейро шәһәре өчен һәм, гомумән, бөтен Бразилия өчен дә гаять зур вакыйга. Анда трасса әзерме, дисезме? Анда Копакабана пляжының буеннан-буена бер зур трасса бар, шуңа күрә проблема булмаячак. Борчылмагыз, Рио-де-Жанейрода бөтен  объектлар да әзер булып килә”, – дип белдерде ДЧ-2015 бронза призеры - бразилияле Ана Марсела Кунья.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте