Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чэнь Жолинь: "Җиңә алмам дип курыктым"

Large_news_rackmultipart20150727-3503-1izbwzc
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 21:35 Спорт
Хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр бәйгесе титаннар сугышына тиң иде — соңгы раундлар барысын да баштанаяк үзгәртте дә куйды. Чемпион калган кытай кызлары "сугыш кыры" кичерешләре белә уртаклаштылар.

Кытай кызлары кореялеләрнең медаль өчен көрәшүенә гаҗәпләнмәгәнлекләрен, аларның тренировкаларда бар көчкә чыгыш ясаганлыкларын искә алдылар. Лидерлар өчлегендә мондый көндәшләр пәйда булуын канадалы Розелин Филион тыныч кабул итте, шулкадәр киеренкелекне  көтмәгән булса да:

"Дөнья чемпионатында катнашу теләсә кайсы команда өчен дә карьерадагы бик зур адым ул, дип саныйбыз. Без Корея командасы өчен шат кына, алар Олимпия уеннарына бару хокукын яулады. Бездә көндәшлек бик зур — һәрвакыт әзер булып торырга кирәк", дип белдерде.

Меган Бенфейто дуэтның әлегә программаны катлауландырырга җыенмавы турында хәбәр итте:

"Без инде болай да артка таба басып сикерү күнегүен башкарабыз, ә ул төр кытай спортчыларыныкына караганда катлаулырак санала. Без инде аны 10 ел сикерәбез һәм тагын да шомартып торабыз", - диде.

Розелин Филион Барселонада узган Дөнья чемпионатындагы көмеш медаль турында искә алды, шуңа күрә дә әлеге пар югары нәтиҗәләргә өметләнгән дә.

"Безнең пьедесталга басу теләгебез чыннан да бар иде. Моннан тыш, без үзебезгә Рио-де-Жанейрога юлламаны да ачтык. 2012 елда Лондонда бронза яулаган идек — бу исә яхшы урын алуга бер кызыксындыру чарасы булып тора", — дип үз фикерләре белән уртаклашты Канада спортчысы.

Лю Хуэйся төп көндәшләрен бик югары бәяләде: "Мин ирешелгән нәтиҗәләремә шатланам. Канада спортчылары үзләрен яхшы күрсәтте һәм соңгы этапларда безне хәтта бераз борчылырга да мәҗбүр итте. Ләкин кулдашым ярдәме белән мин дулкынлануымны җиңә алдым".

Үзенең спорт карьерасында чираттагы титулын яулаган Чэнь Жолинь бүләкләү тантанасында күз яшьләрен тыеп тора алмады. Казанга килгәнче спортчы кыз Дөнья чемпионатларында яуланган 8 медаль белән мактана ала иде, шуларның 5есе — алтын медальләр. Ләкин бүгенге җиңү аңа җиңел генә килмәде.

"Мин күрсәткән нәтиҗәләр ул кадәр үк югары түгел иде, ләкин мин бар көчемне салдым, соңгы айларда бик тырышып шөгыльләндем. Кичләрен мин арып кайтып, ятакка ава гына идем, тик үземнең һәр адым саен алгарышта булуымны күреп тордым. Җиңә алмам дип курыктым", — дип сөйләде Чэнь Жолинь.

Кытай спортчылары машина кебек ул, һич ял итмиләр дигән стереотипны суга сикерүче бу кытай кызы челпәрәмә китерде, тик шулай да ул тырышлык һәм үз-үзеңне җиңүнең генә нәтиҗә биргәнен таныды.

"Тренировкалар вакытында ял итеп алырга мөмкинлегебез бар. Буш вакытта без музыка тыңларга, рәсем ясарга яратабыз. Ә ял көннәрендә кинога һәм кибетләргә йөрибез. Әле дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга кичләрендә без укырга да йөрергә тиеш".

Сүз соңында, журналистлар Жолиньнан үзен ничек яхшы формада тота алуы хакында сорадылар.

"Бер йотым судан да тазарып китәргә мөмкин икәнемне тойган вакытлар бар иде, ләкин соңыннан мин фаст-фуд ашаудан гына тыелырга тырыштым. Кайчак мин үземә карата бераз йомшарып та алырга мөмкин", — дип ачыклап узды спортчы кыз.

Кытайның шик-шөбһәләре, Кореянең көч-куәте һәм Канаданың чынга ашкан амбицияләре — ә сезнең хәтергә бу финал кайсы ягы белән уелып калды икән?

 

 

 

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте