Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сыи Се: “Мондый нәтиҗәләргә ирешермен дип уйламаган идем!”

Large_news_rackmultipart20150727-3506-povh2t
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 17:21 Спорт
Кытай җыелма командасы яңа “йолдыз” белән тулыланды. Трамплинда әле ярты ел гына күнегүләр ясаган һәм бүген бер метрлы трамплинда алтынга лаек булган Сыи Сеның кыю дебюты – шаккатыргыч хәл.

Бөтен кеше Мексикадан килгән суга сикерүче Окампоны җиңәр дип көткәндә Сыи Се, уйламаганда, алга таба зур ыргылыш ясады. Драматик финал тарихи булды. Чөнки квалификациядә суга сикерү буенча “чын машина” – Яхир Окампо беренче, ә Кытай спортчысы икенче булган иде.

Мин бик дулкынланам, мондый нәтиҗәләргә ирешермен дип уйламаган идем!”, - диде алтын медаль иясе тыйнак кына.

Спортчының әле тәҗрибәсе дә юк икән. Гадәттә Кытай суга сикерүчеләренә хас басымны спортчы беренчел этапта гына тойган, ә алга таба барысы да яхшырган:

2014 елдан мин каланчадан трамплинда сикерүгә күчтем. Шуңа күрә элек булган ышанычны әлегә тулысынча тоймыйм. Әлегә 100%ка ышаныч юк”.

Ике ел элек Барселонада көмеш медаль иясе булган Илья Кваша бүген дә көмешне генә түгел, ә Су спорт төрләре сарае тамашачыларының игътибарын да яулады. Аның техникасы, әлбәттә, шаккатыра.

Мин үз чыгышымнан бик канәгать. Ярышларда ни буласын алдан белеп булмый. Бүген мин нервларымны һәм үземне кулда тота алдым. Җанатарларыма һәм Казанга бик зур рәхмәт!”, - дип үз хисләре белән бүлеште Украина спортчысы.

Илья, бассейн ачык булу сәбәпле, Барселонада чыгыш ясарга авыррак булганлыгы турында әйтте. Ә Казанда барысы да уңышлы үтте. Россияле дә, украинлы да булган җанатарлар спортчыны алкышларга күмде. Шуңа күрә тамашачыларның күңелен нәкъ менә Кваша яулады.

Бронза медаль яулаган Майкл Хиксон ярышларның ахырына гаять зур алга китеш ясады. Медаль аласына алдан ышанмаган да булган ул: “Иң яхшылар рәтендә чыгыш ясау – минем өчен зур хөрмәт”. Соңгы сикерү алдыннан эшләнгән алмашны Хиксон (нәкъ менә шунда бөтен кешенең нервларын уйнаттылар) җиңел аңлатты: аның сикерү коэффициенты 3.4 булган (ә тамашачыларга күрсәткәнчә, 3.1 түгел). Таблода булган бу фактик хатаны соңыннан тиз генә төзәткәннәр.

Әйе, әлеге финал Кытай җыелма командасының җиңелүе белән истә калмады, финал аның чираттагы триумфы булды. Һәм бик урынлы.

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте