Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сыи Се бер метрлы трамплинны яулады

Large_news_rackmultipart20150727-3496-j3zvov
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 16:40 Спорт
Су спорт төрләре сараенда ир-атлар арасында бер метрлы трамплиннан сикерүләр финалы тәмамланды. Кытай спортчысы, 485.50 балл җыеп, 11 көндәшен узып китте.

Финалда 4 илнең - АКШ, Кытай, Украина, Мексиканың икеләтә шансы бар иде. Калган спортчылар җыелма командаларын ялгыз тәкъдим иттеләр, аларга һич тә ялгышырга ярамый иде.

Кемнең иң оста сикерүен алдан белүе кыен: квалификациядә 3 нче һәм 12 нче урыннарны алучы Олег Колодиймы яисә Илья Квашамы. Әмма украиналыларның пьедесталда урынсыз калмаячакларына шик тә юк иде, Чемпионатка берьюлы 11 суга сикерүче җибәргән илдән башканы көтеп тә булмый!
Калифорнияле Кристиан Ипсен – соңгы Олимпия уеннарының бронза призеры (дөрес, 3 метрда һәм синхрон сикерүләрдә) бу квалификациядә дүртенче урынга гына чыкты, ә шулай да 2 ел элек суга сикерү буенча бөтендөнья сериясенең алтынчы этабында 3 метрлы трамплиннан шәхси сикерүләрдә беренчелекне яулаган Хе Чаодан алга чыкты. Ипсен чыгыш ясарга колакчыннар киеп килде һәм бер дә борчылганга охшамаган иде, һәм, гомумән, барысыннан да тынычрак күренде. Күренде генә, ахрысы, финалга чыгу өчен көрәшүче 40 спортчы кызыклы конкуренция тудырды һәм йомгак уникелеге куәтле һәм тәҗрибәле спортчылардан тора иде. 

Мексикалы Яхир Окампо алдан сайлап алу раундында, 8 баллга алгарак китеп, ярышларны 412.70 балл белән тәмамлады. Ул, сынын вәкарь тотып, сикерүләрен бик оста итеп башкара. Бу "сикерүләр машинасы" шушы дисциплинада Кытай өстенлеген какшатырга килгән икән. 
Окампо, финалда беренче сикерү йомгаклары буенча 76.80 нәтиҗәсенә ирешеп, Ипсен һәм Сыи Сены артта калдырып, беренчелекне үз кулына алды, соңгы икесе исә 76.50шәр балл җыйдылар. Сыи Се, бронзага баручы Квашадан 2 баллга артык җыеп, квалификациядә икенче булды. Россиялеләр финалга чыкмадылар, халык шуннан соң Ильяга бертуктаусыз көч биреп торды: Кваша барыбер, Барселонадагы Дөнья чемпионатындагы кебек үк, икенче булды.

Бер метрлы трамплиннан суга сикерү буенча быел Европа чемпионатында җиңеп чыккан француз Мэтью Россет югары дәрәҗәдә осталык күрсәтте.
Финалның яртысыннан соң Окампо алдынгылыкны саклап калды, Сыи Се һәм Чао эзгә-эз барды, ә Олег Колодий һәм Илья Кваша, Россетны - 6 нчы урынга һәм Ипсенны 7 нче урынга калдырып, бу бишлекне йомгаклады.

Иң киеренке мизгел Хе Чаоның 4 нче сикерүе булды, ул суга кергәндә ялгышты һәм бронзага өметеннән колак какты. Спортчының, судьялар куйган бәяне күргәч, йөзе ап-ак булды. Шуннан соңгы сикерүдә дә хата җибәрде ул. 4 нче сикерүдән соң алга чыккан Сыи Се җыелма командасы данын яклады, Окампо һәм Кваша призерлар булдылар. 5 нче сикерүдә Яхир бик борчылган иде, ахырысы, һәм ул 4 нче урынга төште. 

Финал чыгышында АКШтан Майкл Хиксон да тоткарлыкка юлыкты – таблода сикерү дөрес күрсәтелмәгән иде, бу спортчы да тынычлыгын югалтты. Финалның соңгы минутлары, гомумән, бик киеренке узды -  Сыи, Кваша һәм Окампо чыгышы иң соңыннан булгангамы, бик озак барды. Ахырда  мексика спортчысы Хиксонга оттырды, аерма бары тик 1 балл иде һәм ул 4 нче урынга чыкты. Олег Колодий, Кристиан Ипсен һәм Хе Чао алардан соң урнашты.

ДЧ-2015. Суга сикерүләр. 

Ир-атлар. 1 метрлы трамплин.

1. Сыи Се (Кытай) – 485.50

2. Илья Кваша (Украина) – 449.05

3. Майкл Хиксон (АКШ) – 428.30

27 июль. Казан. ССТС.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте