Америкалы артыннан ук финиш сызыгын Голландиядән булган йөзүче Ферри Виртман һәм грек Спиридон Янниотис кистеләр. Стартка кадәр Спиридон Янниотисны фаворитлар исемлегенә керткәннәр иде, әмма ике тапкыр дөнья чемпионы бары тик өченче урынны яулый алды.
Әйтергә кирәк, беренче унлыкка кергән спортчыларның барысының да шатланырга сәбәбе бар иде. Чөнки ачык суда йөзү буенча нәкъ менә әлеге дистанциядә Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага исемле 10 лицензия уйнатылды. Милләте нинди булуга карамастан (спортчыларның нинди федерациядән булуына да игътибар итмәделәр), йөзүдә катнашкан теләсә кайсы спортчының әлеге лицензияне алу мөмкинлеге булуны аңлата бу.
Олимпия лицензиясен алучыларның беренче унлыгында Лондонда үткән уеннар чемпионы, тунислы Усама Меллулиның булмавы гаҗәпләндерә. Чөнки турнирның рәсми сайтының корреспондентына биргән интервьюсында ул Казанга ДЧ-2015кә килүенең төп максаты дип Олимпиадага сайланып алынуны әйткән иде.
ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.
Ир-атлар, 10 километр.
27 июль. Казан. “Казансу”.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте