Визит вакытында Республика башлыгын Казани мэры Ильсур Метшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов футбол стадионы һәм Су спорт төрләре сарае төзелеш мәйданнары белән танышып йөрде.. Подрядчиклар сүзенә караганда, Су спорт төрләре сараена агач балкалар урнаштыру быелның апрель аенда төгәлләнәчәк, ә бетон салу март аенда, бераз көннәр җылыта башлагач башланачак
Татарстан Президентына шулай ук объектлар янындагы территорияне матурлау буенча берничә төрле вариант тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Су спорт төрләре сарае янындагы Казансу елгасы яр буенда киләчәктә парк булачагын, ул җирдә бүтән корылмалар корылмаячагын искәртеп узды.
«Казань 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты