Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ю Лин: "Олимпиадада һәм Дөнья чемпионатларында чыгыш ясауда бай тәҗрибәм булуга карамастан, бик дулкынландым"

Large_news_rackmultipart20150726-27422-m3nvhn
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 21:48 Спорт
Соңгы сикерүдә икенче урынны кулдан ычкындыруларына карамастан, Россия дуэты — Миңнебаев / Измайлов бронза медальгә ия булуларына һәм Рио-де-Жанейро Олимпиадасына квалификация узуларына канәгать булуларын яшермәделәр.

"Без үз чыгышыбыздан канәгать. Әлбәттә, кытыршылыклар булды. Кызганычка, соңгы сикерүдә көмеш медальне мексикалыларга "бүләк иттек", ләкин иң мөһиме — җыелма командабыз өчен Олимпия уеннарына лицензия яулап алдык. Оештыручыларга, тренерларыбызга һәм хөкемдарларга рәхмәт», — дип билгеләп үтте Виктор Миңнебаев.

"Көмешне кулдан ычкындыру үкенечлеме? Бронза медаль булганга да шатлыгыбыз тулып ашкан. Без теләсә нинди медальгә дә куанабыз. Дөнья сериясеме? Без ул вакытта эшкә керешкән генә идек әле, бергә сикерүләрне башладык кына, ул нәтиҗәләр буенча фикер йөртмәгез. Хәзер исә адаптация процессы узды, һәм без, үз потенциалыбызны белеп, медаль өчен көрәшә алуыбызны аңлыйбы", — дип өстәде ул.

"Теләсә кайсы медаль бик зур хезмәт ул, һәм башкарган хезмәтебез бүген бронзадан коелды. Безнең өчен бу нәтиҗә чыннан да яхшы, шактый катлаулы сезоннан соң икәнен исәпкә алганда, бигрәк тә. Дөнья сериясе этапларында без 4 нче һәм 5 нче урыннар алган идек, шулай булгач, 2015 елгы дөнья чемпионатында 3 нче урын — үзе үк яхшы. Олимпиадага сайлап алу бурычы куелган иде, без аны үтәдек. Шәһәргә һәм оештыручыларга аерым рәхмәт. Казанда барысы да бик шәп. Кызганыч, соңгы вакытларда без үзебезнең төп сикерү күнегүен өйрәнүләрдә бик шәп башкарабыз, тик ярышларда ул уңышлы килеп чыкмый", — дип өстәде Роман Измайлов кулдашының сүзләренә.

– Хәерле төннәр, — дип, матбугат үзәгендәге киеренкелекне бераз йомшартып җибәрде Гарсия Наварро, рус телен бераз белгәнлеген күрсәтеп.

"Дөнья чемпионатында чыгыш ясау бу сезонда безнең өчен төп вакыйга, максатыбыз булды. Нәтиҗәдә аның шулай тәмамлануы яхшы да әле. Безнең өчен бөтен шартларны тудырган оештыручыларның тырышлыгын да искә алып үтим, безгә мөмкинлекләрдән канәгатьлек тоеп, үз эшебезне башкарырга гына кала", — диде Гарсия Наварро.

"Безсүзсез, без көмеш бүләк алуыбызга шат. Ихлас әйтәм, дустым, җыелма командадагы кулдашым белән генә түгел, бүген пьедесталга менгән барлык иптәшләрем белән бергә подиумга басу минем өчен бер рәхәтлек булды. Россия һәм Кытай спортчылары турында әйтүем", — Мексика суга сикерүчесе Санчес Санчес үзенең канәгатьлеген яшереп тормады.

Кытай спортчылары исә дулкынлануларын яшермәде, югыйсә шул ук Ю Линның бу көнгә кадәр инде ике тапкыр Дөнья чемпионатларында һәм хәтта Олимпиадада да җиңү яулаганы бар иде.

"Дөресен әйткәндә, Олимпиадада һәм дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясау тәҗрибәмә карамастан, мин бераз дулкынландым. Ләкин бу хис-тойгылар миңа киләчәктә дә югары дәрәҗәдә, тотрыклы чыгыш ясавымны дәвам итәргә булышачак", — дип вәгъдә итте Ю Лин.

"Бу минем өчен тәүге Дөнья чемпионаты, һәм, дебютант буларак, мин үз нәтиҗәләремнән бик канәгать була алам. Монда юкка гына очып килмәгәнмен икән дип саныйм", — дип йомгак ясады суга сикерүчеләрнең чыгышына Чен Айсен матбугат конференциясендә.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте