Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ФИНА паркының 27-29 июль көннәрендә булачак мәдәни программасы

Large_news_img_5861
27.07.2015, 11:00 Мәдәният
Ачылу көненнән башлап ФИНА паркына 35 меңнән артыграк кеше килгән. Көн саен кунакларны зур мәдәни-күңел ачу программасы көтә: конкурслар, ярышларның турыдан-туры трансляциясе, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге чыгыш ясаучылар концерты.

ФИНА паркында булачак чаралар программасы:

27 июль (дүшәмбе)

  • 18:00 сәгатьтә паркта Ильназ Сафиуллинның татар телендәге концерты булачак.
  • 19:00 сәгатьтән парк кунаклары ТР халык уен кораллары Дәүләт оркестры уйнавын ишетәчәкләр.
  • 21:00 сәгатьтә “Танцы под водой” шоу-программасы. Санкт-Петербургның “Искушение” театры Россия өчен үзенчәлекле булган яңгыр астындагы биюләрне тәкъдим итәчәк. Моның өчен оештыручылар сәхнәдә катлаулы җиһаз урнаштырдылар.

28 июль (сишәмбе)

  • 19:00 сәгатьтә паркның төп сәхнәсендә Россиянең иң яхшы битбоксеры Дмитрий Бурмистров концерты булачак.
  • 20:00 сәгатьтә “Волга-Волга” ВИА төркеме чыгыш ясаячак.
  • 21:00 сәгатьтә “Танцы под водой” шоу-программасы.

29 июль (чәршәмбе)

  • 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ФИНА паркында “Планета Детства” фестивале үтәчәк.
  • 21:00 сәгатьтә “Танцы под водой” шоу-программасы.

ФИНА паркындагы көндәлек программа (“Казан Арена” стадионы янындагы мәйдан):

  • 12:00 – 14:00 Көндезге “Казанга рәхим итегез!” концерт программасы.
  • 12:30 – 13:00 “Планета Фитнес”тан спорт күнегүләре.
  • 14:00 – 17:00 Ярышларның турыдан-туры трансляцияләре, алып баручылардан интерактив программа һәм конкурслар.
  • 17:00 – 18:00 Россиянең һәм Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективларыннан матур концерт программасы.

ФИНА паркы 16 августка кадәр көн саен 12:00дән 22:00гә кадәр эшли. Кунаклар монда бушлай керә. Төп мәдәни объект территориясенә керү өчен Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягыннан тикшереп кертү пунктларын үтәргә кирәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте