Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ю Лин /Айсен Чен каланчадан сикерүләр буенча Кытайга ДЧ-2015 алтынын китерделәр

Large_news_rackmultipart20150726-27418-tkysvz
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 20:48 Спорт
Кытай суга сикерүчеләре бу дисциплина буенча җиңүләрдән-җиңүләргә баруларын дәвам итәләр. Кичә бу ил спортчылары алырга мөмкин булган 2 медальнең 2сен дә алдылар. Бүген партнерлары башлангычын Ю Лин / Айсен Чен дуэты дәвам итте, алар башка илләрдән килгән спортчыларга бернинди дә шанс калдырмадылар.

Ярышлар стартына кадәр белгечләр ир-атлар арасында каланчадан сикерүдә аяусыз көрәш булачагына фараз кылдылар һәм киләчәктә алтын медальләр алучылар арасында 5-6 дуэтны атадылар. Бүтән позицияләрдән аермалы буларак, монда Кытай суга сикерүчеләрен фаворитлар дип санамаганнар иде. Сүз уңаеннан, Су спорт төрләре буенча Барселонадагы ФИНА дөнья чемпионатында нәкъ менә каланчадан сикерү буенча Кытай җыелма командасы алтын яулый алмаган иде. Алтын ул чакта Германиягә китте.

Немец пары Саша Кляйн / Патрик Хаусдинг – шул вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан спортчылар. Алардан кала медальгә дәгъвачылар составына Лондондагы Олимпиаданың көмеш призерлары - мексикалылар Иван Гарсия / Герман Санчесны, россиялеләр Роман Измайлов / Виктор Миңнебаевны һәм америкалылар Стили Джонсонны һәм Дэвид Будайяны кертәләр иде. Һәркем өчен үзенең дәлилләре һәм каршы контраргументлар бар иде.

Икенче омтылыштан соң интрига бетте. Квалификация лидерлары - Кытай дуэты беренчеләрдән булып өч йөз балл җыйды һәм, көндәшләрен бөтенләй арта калдырып, ярышлар уртасына кадәр шактый мая туплады. Азиат сикерүчеләрнең гамәлләре шулкадәр синхрон булу бөтен кешене шаккатырды, кайчак каланчадан бер генә кеше сикергәндәй тоела башлады. Кытай спортчылары Барселонадагы уңышсызлыкларын җиренә җиткереп төзәттеләр. 

Көмеш медальләр өчен төп көрәш Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында барды. Бишенче омтылышка кадәр җиңү Төньяк америкалылар ягында булды, әмма алтынчысында Дөнья чемпионаты хуҗалары,  көндәшләренең уңышсызлыгыннан файдаланып, трибуналардагыларга икенче урынны яулауларына өмет өстәде. Шулай да 2,5 винтлы 2,5 әйләнеш ясап сикергәннән соң алар позицияләрен саклап кала алмадылар. Мексика – икенче, Россия – өченче.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Ир-атлар. Синхрон сикерүләр, платформа, 10 метр.

1. Ю Лин /Айсен Чен (Кытай) – 495.72

2. Иван Гарсия/ Герман Санчес (Мексика) – 448.89

3. Роман Измайлов/ Виктор Миңнебаев (Россия) – 441.33

26 июль. Казан. Су спорт төрләре сарае. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте